Казан ислам көллияте

Казан ислам көллияте (рус. Казанский исламский колледж) — Казанда 2003 елда ачылган урта һөнәри дини белем бирүче уку йорты. Рәсми исеме: Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәтенең мөселман дини оешмасы «Һөнәри белем бирү оешмасы «Казан ислам көллияте»[1]. Көллияттә укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла, кайбер фәннәр гарәп һәм инглиз телләрендә укытыла, төрек теле дә кулланыла.
Гамәлгә куючысы — ТР мөселманнары Диния нәзарате. «Әль-Мәрҗани» ислам-агарту үзәгенә карый.
Көллият мөдире — Җәләлетдинов Мансур Тәлгат улы, Мәрҗани мәчете имамы.

Казан ислам көллияте
Нигезләү елы 2003
Урын Татарстан байрагы, Казан
Адрес 420021, Татарстан байрагы, Казан шәһәре, К. Насыйри, ур., 15.
Сайт http://kik.magarifrt.ru/
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

Казан ислам көллияте 2003 елда Казанның тарихи үзәгендә — Иске Бистәдә элекке Мәрҗания мәдрәсәсенең флигеле булган бинада (хәзерге К. Насыйри урамы, 15нче йорт) ачыла.

Белгечлекләр үзгәртү

  • имам-хатыйб
  • ислам нигезләре укытучысы
  • ислам гыйлеме һәм гарәп теле укытучысы
  • гарәп теленнән тәрҗемәче

Көллияттә укыту ТР мәгариф һәм фән министрлыгыннан 2015 елның 25 декабрендә алынган вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә алып барыла[2]. Укыту планы 3 блоктан тора: дини (Коръән, ислам тәгълиматы, фикһ, тәфсир һ.б.), гомуми белем бирү (тарих, психология, педагогика, сөйләм мәдәнияте һ.б.) һәм телләрне өйрәнү (татар, рус, төрек, гарәп) дәресләре. Көллияттә уку көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла, уку срогы – 3 ел, сукыр студентлар өчен аерым программа белән эшләүче көндезге бүлек бар. Көллияткә РФ һәм БДБ илләреннән 25 яшькә кадәрге мөселман ир-егетләр кабул ителә. Көллият каршында 2 еллык кичке башлангыч курслар эшли.

Көллияттә укучы шәкертләргә барлык шартлар да тудырылган (уку, ашау, тору мәдрәсә исәбенә).

Көллиятне тәмамлаучыларга урта һөнәри дини белем алу турында шәһадәтнәмә бирелә.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү