Нургали Надиев

педагог

Нургали Надиев, Нургали Сибгатулла улы Надиев (1882 елның 20 августы, РИ, Сарытау губернасы, Кузнецк өязе, Селәү1940 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — педагог, мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче. 1913—1919 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсе мөгаллиме, 1919—1925 елларда Ырынбурның Татар халык мәгарифе институты директоры, 1930—1938 елларда Көнчыгыш педагогика институтының педагогика кафедрасы доценты. Педагогика-методика һәм укыту тәгълиматына караган фәнни хезмәтләр авторы, татар телендә педагогика буенча лекцияләрнең беренче конспектын төзүче.

Нургали Надиев
Туган телдә исем Нургали Сибгатулла улы Надиев
Туган 20 август 1882(1882-08-20)
РИ, Сарытау губернасы, Күзнәй өязе, Селәү
Үлгән 1940(1940)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы РИ
РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре педагог, тәрҗемәче

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
1919—1925 елларда Н. С. Надиев директоры булып торган Ырынбур Татар халык мәгарифе институты («Хөсәения» мәдрәсәсе бинасы)

1882 елның 20 августында Сарытау губернасы Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсе Кузнецк районы) Сөләй авылында туган. Башлангыч белемне әти-әнисеннән, соңрак Карлыган авылында ала. Пәлдәнгә авыл мәдрәсәсендә, 1894—1901 елларда Казанның «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Казанда Татар укытучылар мәктәбендә укыганда Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый һ. б. белән якыннан аралаша.

1904 елда Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Уфа губернасына мөгаллим булып эшкә китә һәм шул төбәктәге татар, рус-татар мәктәпләрендә 9 ел укытучы булып эшли.

Тәҗрибәле укытучыны Ырынбурга, җирле үзидарә карамагындагы татар балаларын гимназиягә әзерләү мәктәбенә (рус. Земская приготовительная татарская школа г. Оренбурга) җитәкче итеп эшкә чакыралар. 1913 елдан әлеге мәктәпнең директоры булып эшли һәм, бер үк вакытта, Хөсәения мәдрәсәсендә рус теленнән укыта.

Октябрь революциясен Н. Надиев Ырынбурда каршылый. 1919 елда Хөсәения мәдрәсәсе җирлегендә ачылган Татар халык мәгарифе институтына (1923 елдан — татар педагогика техникумы, 1935 елдан — Богырыслан татар-башкорт педагогика техникумы, 1941 елдан — Жёлтое татар-башкорт педагогика укуханәсе) директор итеп билгеләнә. Ырынбур губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире булып тора.

Ырынбурның Татар халык мәгарифе институтында 7 ел эшләгәч, Татарстан АССР мәгариф халык комиссариаты чакыруы буенча, Казанга килә һәм гомеренең ахырына кадәр (1940) шунда яши һәм эшли.

Казанда Н. Надиев башта татар педагогика техникумында уку-укыту эшләре мөдире, бер үк вакытта, 1924—1929 елларда, Татарстан АССР мәгариф халык комиссариаты каршындагы Академүзәк (1921—1930, рус. Академический центр при Наркомпросе ТАССР) рәисенең (Мөхәммәт Таһиров, 1895—1929) урынбасары булып эшли.

1930 елдан Көнчыгыш педагогика институтының (1931 елдан Казан дәүләт педагогия институты) педагогика кафедрасы мөдире, доцент.

1938 елдан — Татарстан фәнни-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.

ХезмәтләреҮзгәртү

Н. Надиев педагогика-методика һәм укыту тәгълиматына караган фәнни хезмәтләр авторы. Совет татар мәктәпләре өчен берничә уку-укыту әсбабы һәм уку курслары язган. Русча язылган хезмәтләрне татарчага тәрҗемә итә (мәсәлән, Г. Бусыгин, М. Озерованың «Икмәк уңышы өчен көрәштә укучыларның роле», «Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбия эшен ничек оештырырга?», «Башлангыч мәктәптә эшнең сыйфаты» һ. б.).

Татар телендә педагогика буенча лекцияләрнең беренче конспектын төзи. Халык мәгарифен оештыру буенча берничә эш, мәктәптә аңлы тәртип булдыру кебек актуаль темага язылган беренче монография («Мәктәп тәртибе мәсьәләләре». Казан, 1928) авторы [1].

  • Мәктәп тәртибе мәсьәләләре. Казан, 1928.
  • Мәктәп эшен проектлар методы буенча оештыру. Казан, 1930.
  • Мәдәният эшенең бердәм планы һәм халык мәгарифе системасы. Казан, 1931.

1910 елдан башлап, Н. Надиев «Шура», «Мәктәп», «Мәгариф» (Ырынбур), «Мөгаллим», соңрак «Мәгариф» (Казан), «Просвещение и жизнь» журналларында фәнни-педагогик мәкаләләре белән катнашкан.

Муса ҖәлилҮзгәртү

12 яшьлек Муса Гражданнар сугышы елларында Ырынбурда хакимиятнең кулдан кулга күчүен күреп тора: үз тәртибен я дутовчылар, я колчакчылар билгели. 1921 ел - Ырынбур өлкәсе тарихында караңгы чор. Корылык сәбәпле игеннәр уңмау ачлык-ялангачлыкка китерә. Туган авылы Мостафага кайткач, Муса туганнарына берни белән дә ярдәм итә алмый. Ул Ырынбурга китә. Тик анда элекке танышларыннан беркемне дә таба алмый. Туганнары да кайсы-кая таралышкан була. Муса шәһәр урамнарын тутырган ач-ялангач балалар төркеменә кушыла. Сәләтле үсмерне караклар шайкасына җәлеп итә башлыйлар. Шул вакытта базарда аны мәдрәсәнең элеккеге укытучысы Нургали Надиев күреп ала, Мусаны өенә алып кайта, юындыра, тамагын туйдыра. «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясе хезмәткәрләре ярдәме белән аны Ырынбур хәрби-сәяси мәктәбенә (соңрак Совет-партия мәктәбе) курсант итеп урнаштыра[2]. Соңрак Муса Ырынбурда Хөсәения мәдрәсәсе җирлегендә ачылган Татар халык мәгарифе институтында укый. 1922 елда Казанга укырга китә.

ХәтерҮзгәртү

 
1925—1940 елларда Н. С. Надиев яшәгән Островский урамы, 15нче йорт

Казанда галим яшәгән Островский урамы, 15нче йорт диварында Н. С. Надиевка истәлек тактасы ачылган. Тактада язылган:

Бу йортта 1925—1940 елларда танылган татар галиме һәм педагог Нургали Сибгатулла улы Надиев яшәде[3]

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Ханбиков Я. И. История педагогики татарского народа. Казань, 1975.
  • Фаттахова Г. А. Деятельность Академического центра Татнаркомпроса в 1920-е гг. Автореф. канд. дис. Казань, 2000.
  • * Р. Х. Шәймәрданов, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Татар милли педагогикасы. К.: «Мәгариф», 2007 ел, 281-282нче бит. ISBN 978-5-7761-1640-7

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү