Төп менюны ачу

«Пионер каләме»Казанда айга бер мәртәбә 1933 елның гыйнварыннан чыгучы, 1932 елның декабрь саны белән туктатылган «Октябрь баласы» журналының дәвамчысы.

Пионер каләме

Нигезләнде

1933

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1941-1951, 1957 (исемен Ялкын буларак үзгәртү)

Төп офис

Казан

Мөхәррире итеп Х. Бәдри, соңрак Л. Гыйльми билгеләнә.

ЭчтәлекҮзгәртү

Бу елларда пионер сүзенең мәгънәсен төшендерү, кулакларга, дингә каршы көрәш икенче плангарак күчә. «Пионер каләме»ндә яңа бурыч итеп «Балалар массасын югары белем алу өчен көрәшкә туплау» куела. Журналда шигырьләр һәм хикәяләр белән К. Нәҗми, Х. Туфан, Ш. Маннур, М. Әмир, Ә. Исхак, Ф. Хөсни, Н. Баян катнаша. Х. Вахит. Н. Гайсин, Ш. Гәрәй, Җ. Тәрҗеманов. Ш. Мөдәррисләр каләм көчләрен беренче мәртәбә шушында сыныйлар.

Абдулла Алиш әсәрләре журналның сәнгатьчә эшләнешен күтәрүгә сизелерлек өлеш кертә. «Чуар тавык», «Уңышсыз рәсем» хикәяләре, «Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр» тәрҗемә әкиятләре «Нәниләргә бүләк» почмагының матур битләреннән санала.

Мәгълүм булганча, утызынчы еллар, бигрәк тә аның икенче яртысы илебездә шәхес культының тамыр җибәрүе белән характерлана. Бу — «Пионер каләме»ндә читләтеп үтми. Журналның байтак битләре Ленин-Сталин шәхсенә мәдхия җырлаган шигырьләр, әдәби парчалар белән ачыла. Тәрҗемә әдәбиятка зур урын бирелә. Шуның белән бергә балаларның җәйге пионер лагерларында күңелле ял итүләре, җылы мәктәпләрдә белем алулары, илебездәге яңа төзелешләр турында язмалар дөнья күрә.

Туктап торуҮзгәртү

«Пионер каләме» Ватан сугышы елларында тукталып тора. 1941 елның 6 нчы саны — соңгы сан.

ЯңартылуҮзгәртү

Сугыш тукталгач, 1951 елның ноябреннән ул «Пионер» исеме белән яңадан чыга башлый.

Мөхәррире итеп «Пионер каләме»ндә беренче иҗади тәҗрибәләрен ясаган язучы Абдулла Әхмәт куела.

1955 елның беренче саныннан мөхәррир итеп язучы Ләбибә Ихсанова билгеләнә. Русларда «Пионер» исемле журнал чыгуын исәпкә алып, 1957 елның 7 нче саныннан аның исеме «Ялкын» дип үзгәртелә, әлеге исем белән ул бүген дә чыгып килә.

ЧыганакларҮзгәртү