Абдулла Әхмәт

татар язучысы, драматург

Абдулла Әхмәт (тулы исеме Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов ) — татар язучысы, драматург.

Абдулла Әхмәт
Туган телдә исем Абдулла Сафиулла улы Әхмәтов
Туган 25 март 1905(1905-03-25)
Курган өлкәсенең Звериноголовск авылы
Үлгән 28 октябрь 1976(1976-10-28) (71 яшь)
Казан
Милләт Татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены, медальләр

Абдулла Әхмәт 1905 елның 25 мартында хәзерге Курган өлкәсенең Звериноголовск авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Соңыннан, махсус курслар тәмамлап, 1922-1923 елларда Чиләбе өлкәсенең балалар йортында тәрбияче, аннары үз авылларында уку йорты мөдире булып эшли. Шул вакытларда ул Уралда чыга торган газетага хәбәрләр яза башлый. 1925 елдан Свердловск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Сабан һәм чүкеч» газетасы редакциясендә эшли. Газета-журналларда аның очерклары, кыска хикәяләре, ә 1931 елда Мәскәүнең «Центриздат» нәшриятында «Кара баганалар» исемле беренче китабы дөнья күрә.

1932 елда А. Әхмәт Казанга күчеп килә. 1932-1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Әхмәт фронтка китә. Ике ел буе алгы сызыкта гади солдат булып фашистларга каршы сугыша. Яраланып, госпитальдә дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта һәм сугышның ахырына кадәр фронт газетасы редакциясендә эшли һәм совет солдатларының сугышчан батырлыклары турында күп санлы очеркларын, хикәяләрен иҗат итә.

1946 елда армиядән кайткач, Абдулла Әхмәт Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналының җаваплы редакторы булып эшли.

Абдулла Әхмәтнең сугыштан соңгы иҗаты проза һәм драматургия жанрларының һәр икесендә дә нәтиҗәле эшләве белән характерлы. Бу елларда ул нефтьчеләр тормышына багышланган «Кара алтын», «Яшәү көче» исемле очерк китапларын һәм «Серләр», «Егет сүзе» исемле драма әсәрләрен яза. Пьесалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып, берничә сезон зур уңыш белән бара. Абдулла Әхмәт балалар өчен дә күпләгән әсәрләр яза. Ул – ике дистәгә якын китап авторы.

Абдулла Әхмәт татар халык иҗаты әсәрләрен туплау, әдәби эшкәртү һәм матбугатка әзерләп чыгару өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли. 1938 елда аның фольклорчы Хәмит Ярми белән бергә бастырып чыгарган «Халык иҗаты» исемле зур җыентыгын, үзе тарафыннан төзелгән һәм кат-кат басылган «Хуҗа Насретдин мәзәкләре», «Мәкальләр», «Табышмак әйтәм – табыгыз» дигән җыентыкларны күрсәтергә була.

Абдулла Әхмәт 1976 елның 28 октябрендә, Казанда вафат була.