Төп менюны ачу

Шамил Бикчурин (тулы исеме Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин) — татар язучысы, драматург.

Шамил Бикчурин
Шамил Бикчурин.jpg
Туган телдә исем Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин
Туган 3 гыйнвар 1928(1928-01-03)
Татарстанның Әлмәт районы Миңнебай авылы
Үлгән 1991(1991)
Милләт Татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Һөнәре драматург
Бүләк һәм мөкәфәтләре Шәрәфлек билгесе ордены, 1978

Шамил Бикчурин 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соң, 1945 елда Казанга килә, ике ел Татар театр училищесында укый, аннары беркадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948-1952 елларда хәрби авиация частьларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Шамил Бикчурин туган ягында нефть чыгаручылар арасында эшли, газета редакциясе эшендә катнаша: бүлек мөдире вазифаларын үти. 1965-1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле докүменталь повесте һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар китабыннан соң, Ш. Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләрдә тәрбияләнгән төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең хезмәт эчендә, уртак максатларга ирешү юлында ничек бердәм, интернаңиональ коллектив булып оешуын жанлы, тормышчан вакыйгалар һәм образлар аша сүрәтләгән бу әсәр — «Каты токым» романы — «Казан утлары» журналында басылып чыгу белән (1972 ел, № 5—7), әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм урыс телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән (Киев, «Днипро» нәшрияты, 1979). Ш. Бикчурин бу романы өчен 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар берлеге идарәсе уздырган хәзерге совет эшчеләр сыйныфын чагылдырган әсәрләр конкурсында премиягә лаек була.

Сүз сәнгатенә килү юлы театр училищесыннан һәм актерлык хезмәтеннән башлану табигый рәвештә Шамил Бикчуринны сәхнә әдәбияты белән кавыштыра. 1961 елда язучы “Тальян моңы” исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы эчкерсез дуслыкны, кызыклы мөнәсәбәтләрне чагылдырган бу әсәр Әлмәт татар дәүләт театрында һәм Муса Бәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында уйнала. “Бергә, гомергә” исемле комедиясе дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып (1964), тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп итә.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Шамил Бикчурин 1978 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Ул 1962 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү