Марсель Зарипов
Марсель Харис улы Зарипов (1931 елның 23 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс — 2017 елның 6 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, журналист, Татарстан АССР (1981) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1987) һәм Татарстан АССР журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1972) лауреаты. ССРБ журналистлар һәм язучылар (1970 елдан) берлекләре әгъзасы. Әсәрләрен рус телендә яза. Абыйсы Изаил Зарипов (1927—1999) шулай ук язучы[2].
Марсель Зарипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Харис улы Зарипов |
Туган | 23 октябрь 1931 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс |
Үлгән | 6 гыйнвар 2017 (85 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Зур Кызыл урам, 59, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | → РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | язучы, журналист, тәрҗемәче |
Бүләк һәм премияләре | , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәен Ямашев исемендәге премия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүУл 1931 елның 23 октябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Янурыс авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әнисе күп буыннар муллалык иткән руханилар нәселеннән. Балачагы шул районның Петровка-Завод авылында уза, шунда җиде сыйныф тәмамлап, 1946—1951 елларда Петровка спирт заводында гади эшче булып эшли. 1951—1955 елларда ССРБ Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, «Татнефть» берләшмәсе каршындагы кыска курслы бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм 1958 елның көзенә кадәр «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть промыселларында эшли. Шушы елларда аның Әлмәт шәһәр газетасы «Знамя труда» битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1958 елда Марсель Зариповны әлеге газета редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп алалар[3]. Монда эшләү чорында ул экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый (1966). 1958 елдан — һөнәри журналист һәм язучы.
Иҗаты
үзгәртүМарсель Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре («Дед Матвей», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц» һ. б.) республика һәм җирле матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның «Кара алтын чишмәсе» (рус. Родники черного золота, Р. Сабиров белән бергә язылган), «Сембердән Казанга хәтле» (рус. От Ульяновска до Казани, Жан Миндубаев белән бергә язылган), «И кадерле туган як», «Тугызынчы биеклек» (рус. Девятая высота), «Уракчы егетләр» (рус. Жнецы), «Вершины», «Читләрнең ширбәт ае» (рус. Чужой медовый месяц), «Фатирга ордер» (рус. Ордер на квартиру) кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен Марсель Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
Марсель Зарипов тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә, күп кенә татар язучыларының романнарын һәм хикәяләрен рус теленә тәрҗемә итте: Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» (рус. Завещание, 1966), Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» (рус. За горой Артыш, 1973), Нурихан Фәттахның «Ител суы ака торур» (рус. Итель река течет, 1978), Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» (рус. С ношей гору не обходят, 1982) һ. б.
Журналистлык эше
үзгәртү1959 елдан — «Знамя труда» (Әлмәт) шәһәр газетасы редакциясе хезмәткәре. 1962—1966 елларда — «Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе. 1966 елдан, чирек гасыр, «Советская Россия» газетасының Татарстан буенча махсус корреспонденты булып эшли. Анда республика тормышына багышланган, үткен икътисади һәм иҗтимагый мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра. 1992—1998 елларда — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре. 2000 елдан «Сам хозяин» газетасында умартачылык бүлеген алып бара. «Татар иле» – «Татарские края» гомумтатар гәҗитен оештыручыларның берсе[4].
2017 елның 6 гыйнварында Казанда 85 яшендә вафат[5][6]. Питрәч районы Салкын Чишмә авылы зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1972 — Татарстан АССР журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе
- 1981 — Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1987 — РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1987 — Тукай премиясе
- «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» республика конкурсы лауреаты
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Саяра Зарипова.[7]
Хәтер
үзгәртү- 2022 елда рус телендә Түбән Кама шәһәре турында «Махсус максатлы шәһәр» (рус. Город особого назначения) дигән китабы нәшер ителгән.[7]
Кызыклы факт
үзгәртүМарсель Зарипов – Татарстан Республикасында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер журналист.[7]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Сарман районы энциклопедиясе, 1нче том: Чаллы, 2000, 81нче бит.
- ↑ Журналист, язучы, патриот. «Сарман», 3.11.2011
- ↑ Марсель Зарипов был одним из основателей ИА «Татар-информ» и общетатарской газеты «Татар иле». Татар-информ, 7.01.2017
- ↑ Тукай бүләге иясе Марсель Зарипов вафат. Азатлык радиосы, 07.01.2017
- ↑ Зарипов Марсель Харисович. 2019 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 09.01.2017(рус.)
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Ралинә Сәлимова. Татарстан Журналистлар берлегендә Марсель Зариповның яңа китабы тәкъдим ителде. Татар-информ, 18.11.2022
Чыганаклар
үзгәртү- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин), 1 нче том: Чаллы, 2000.
- Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 65-66нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1
Сылтамалар
үзгәртү- Марсель Зарипов. 2022 елның 24 гыйнвар көнендә архивланган. «Әдипләр» порталы (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы)
- Марсель Харис улы Зарипов. «Милләттәшләр» порталы