Илдар Әхсәнов

татар шагыйре, журналист

Илдар Гали улы Әхсәновтатар шагыйре, журналист.

Илдар Әхсәнов
Туган телдә исем Илдар Гали улы Әхсәнов
Туган 27 август 1935(1935-08-27)
Әлмәт
Үлгән 8 июль 2003(2003-07-08) (67 яшь)
Һөнәре шагыйрь, журналист

Ул 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә игенче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый, аннан 1956-1962 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1979-1981 елларда Әлмәт төзелеш техникумында белем ала.

1959-1960 елларда Буа район газетасында әдәби хезмәткәр, 1961-1963 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының Әлмәт буенча үз хәбәрчесе һәм шул ук газета редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире, 1965-1990 елларда Нефть-газ сәнәгате министрлыгының «Нефтьгазстройтруд» дигән оешмасының Әлмәттәге Алдынгы хезмәт ысулларын өйрәнү-тикшерү үзәгендә инженер, өлкән инженер һәм бүлек мөдире булып эшли. 1990 елдан ул «Әлмәт таңнары» газетасы, «Аргамак» журналы һәм «Нефтяник Татарстана» газетасы редакцияләрендә журналист хезмәтен дәвам итә. Шагыйрь 2003 елның 8 июлендә вафат була.

Илдар Әхсәнов шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме астында икенче китабы басылып чыга.