Зөфәр Дәүләтов

язучы (Әлмәт, Россия)

Зөфәр Дәүләтов, Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов (1953 елның 15 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Сәфәр) ― төзүче-инженер, шагыйрь, язучы, 2003 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2003―2006 елларда Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе (җаваплы секретаре). 2002―2012 елларда БТК Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006). Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты (2012).

Зөфәр Дәүләтов
З.М.Дәүләтов.jpg
Тугач бирелгән исеме: Зөфәр Мирхәйдәр улы Дәүләтов
Туу датасы: 15 июнь 1953(1953-06-15) (67 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Яңа Сәфәр
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: инженер, язучы
Иҗат итү еллары: 2001―х. в.
Юнәлеш: шигърият, проза, публицистика
Жанр: шигырь, повесть, роман
Иҗат итү теле: татар
Бүләкләр: «Фидакарь хезмәт өчен» медале
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Рафаил Төхфәтуллин премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1953 елның 15 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында колхозчы гаиләсендә туган. Туган авылында башлангыч, Баек авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган. Техник училищеда укып, механизатор һөнәрен үзләштерә. Армиядә хезмәт итә. Уфа шәһәре партия комитеты каршында марксизм-ленинизм университетын (1980), читтән торып Әндиҗан электромеханика техникумын (1986) тәмамлый. Ташкент политехника институтының (2017 елдан Ислам Кәримов исемендәге Ташкент дәүләт техник университеты) төзелеш факультетында инженер белгечлеге ала (1993) [1].

1974―1992 елларда Таҗикстан ССР Ленинабад шәһәре «Облколхозстрой» оешмасында, Башкортстан АССРда: Уфада «Бөтенсоюз комсомол төзелеше» дип игълан ителгән биохимия комбинатында һәм Благовещенск арматура заводында, Үзбәкстан ССР Нәмәнгән шәһәре «Облводхоз» сәнәгать берләшмәсендә эшли.

1995 елдан Әлмәттә. 1995―1999 елларда «Путь Ильича» җитештерү кооперативында инженер-төзүче, 2000―2002 елларда Әлмәт шәһәр хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсендә әйдәп баручы инженер, 2002―2003 елларда «Татойлгаз» ЯАҖ техник бүлек җитәкчесе, 2006―2009 елларда төзелеш надзоры инспекциясенең көньяк-көнчыгыш идарәсендә әйдәүче белгеч-эксперт, 2009―2012 елларда Түбән Кама ТАНЕКО ААҖ техник надзор бүлегендә инженер, 2014 елдан Әлмәттә «Западный» ҖЧҖ директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары булып эшли. Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә эре төзелеш объектларын торгызуга зур өлеш кертә[2].

ИҗатыҮзгәртү

Үзенең төп эше белән беррәттән иҗат белән дә шөгыльләнә. Яшьтән шигърият белән мавыга, әкренләп проза жанрына күчә. Баштарак русча яза, аннары татарча иҗат итә башлый. 2003 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт язучылар оешмасына җитәкче (җаваплы секретарь) итеп сайлана. Республиканың нефть чыккан төбәгендәге 7 административ районны (Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман) эченә алган оешмада З. М. Дәүләтов тормышын иҗат белән бәйли. 2001 елда (Казан: «Рухият» нәшрияты) чыккан «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Мәхәббәтнамә» (К., 2005) дигән күмәк җыентыкларда шигырьләре урын ала. Публицистик һәм әдәби язмалары «Әлмәт таңнары», «Знамя труда», «Мәдәни Җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Сөембикә», «Идел» (2002, 2004), «Казан утлары» (2003), «Стратегия успеха» (2005), «Элита Татарстана» журналларында басыла. «Яшәү яме» исемле документаль романында (К., 2008(тат.), 2009(рус.)) төзүче образын калку итеп күрсәтә.

КитапларыҮзгәртү

  • Тормыш дигән язмыш
  • Уйландырган заман
  • Төзәлмәс яра, 2 кисәк
  • Яшәү яме
  • Сайланма әсәрләр 3 т.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Әлфия, рус теле укытучысы. Ике улы нефтьче.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

Элгәре:
Разим Вәлиуллин
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе
2003 — 2006
Аннары:
Данил Салихов