Мөслим политехника техникумы

Мөслим политехника техникумы, «Мөслим политехника техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе (рус. Муслюмовский политехнический техникум), 19772013 елларда 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан һөнәри белем бирүче махсус урта уку йорты.

Мөслим политехника техникумы
Элеккеге исемнәр 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее
Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы
Сарман аграр көллияте филиалы
Нигезләү елы 1968
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Мөслим
Адрес 423970 ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, Яшьләр урамы, 15нче йорт
Сайт edu.tatar.ru/muslum
Техникум бинасы

20132015 еллардаБөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы, 20152019 еллардаСарман аграр көллияте филиалы.

Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Техникум директоры (2019 елдан) — Илнар Дөлфәрит улы Миргалимов.

Тарих үзгәртү

1968 елда, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләү максатында, Бөгелмә, аннары Яр Чаллы авыл һөнәри-техник укуханәсенең филиалы буларак эшли башлый. Филиал мөдире Сәяр Фәрхетдинов була. 1977 елдан — мөстәкыйль уку йорты. 1977-1984 елларда әлеге уку йортын Илфат Нуриәхмәт улы Юнысов җитәкли. Баштагы елларда уку-укыту сыйныфлары төрле биналарда урнаша, ныклы базасы булмый. Шул сәбәпле Мөслим районы авылларында күмәк хуҗалык һәм совхозлар базасында уку йортының филиаллары ачыла. 1973-1983 елларда андый филиаллар «Урал», «Кызыл Октябрь», Киров исемендәге, Карл Маркс исемендәге, Куйбышев исемендәге, «Урожай» күмәк хуҗалыкларында, «Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, «Михайловка» совхозы базаларында эшли. Аларда сыер савучылар, дуңгыз карау операторлары, III класслы тракторчы-машинистлар хәзерләнә. Укучыларны күмәк хуҗалыкларның зоотехниклары, агрономнары, инженерлары укыта.
1984-1989 елларда уку йортын Наил Мөхәммәтулла Сафин, 1989 елдан Рамил Ягъфәр улы Шәмсиев җитәкли.
1999-2000 уку елында 4 катлы яңа бина төзелә. Ел саен 130-140 укучы һөнәр һәм гомуми урта белем алып чыга.

ТР МКның 2018 елның 29 октябрендәге № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла[1].

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (Мөслим филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[2] буенча 190 студент кабул ителә.

Мөслим филиалында үзгәртү

  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)[3]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Мөслим политехника техникумы оештыру турында ТР МК карары. 2021 елның 17 апрель көнендә архивланган. Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталы
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  3. 2015 елның 13 ноябрендә бирелгән 7456нчы санлы лицензия буенча(үле сылтама)