Сарман аграр көллияте

Сарман аграр көллияте (рус. Сармановский аграрный колледж) — Татарстанның Сарман районы үзәге Сарман авылында урнашкан һөнәри белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Директор (2005 елдан) — Зөбәер Әһелтдинов.

Сарман аграр көллияте
Элеккеге исемнәр Сарман СПТУ-25 (1975-1983)
Сарман ПУ-91 (1984-2009)
Нигезләү елы 1975
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Сарман
Адрес 423350 ТР Сарман районы Сарман, Ленин урамы, 37нче йорт.
Сайт edu.tatar.ru/sarmanovo
Логотип
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

1975 елның 1 сентябрендә Сарман урта мәктәбенең иске бинасында 25нче санлы Сарман һөнәри-техник училищесы (СПТУ-25) ачыла. Беренче директоры — Марс Солтан улы Шәйхразыев. Укуханә Татарстан АССРның Сарман һәм якын-тирә районнары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинистлары әзерли башлый. Беренче уку елында 4 төркем (~100 укучы) туплана. Алдагы елларда халык хуҗалыгы өчен кирәкле яңа белгечлекләргә өйрәтүче төркемнәр ачыла: штукатур-буяучылар (1978), машина йөртүче-электриклар (1984), аш-су остасы-машина йөртүчеләр (1986), бухгалтерлар (1987), мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбиячеләр (1991), автомеханиклар (1997), ветеринарлар (1998).

1983 елда Җәлил эшчеләр бистәсендә (423448 ТР Сарман районы, Җәлил штб, Әхмәдиев урамы, 35нче йорт) укуханәнең филиалы ачыла.

1983 елда укуханәнең 350 урынга исәпләнгән 5 катлы тулай торагы төзелеп бетә.

1984-2009 елларда 91нче санлы һөнәри укуханә (ПУ-91).

2009 елдан аграр көллият.

2015 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен югары әзерлекле белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге[1][2].

2015 елда 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее (2013-2015 елларда Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы) Сарман аграр көллиятенең 1нче санлы филиалы (423970 ТР Мөслим районы, Мөслим авылы, Яшьләр урамы, 15нче йорт) итеп үзгәртелә. ТР МКның 2018 елның 29 октябрендәге № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла[3].

Директорлар үзгәртү

  • 1979-1985 — Зөфәр Миннәхмәт улы Нуриев
  • 1985-1988 — Фәрит Мөнәвир улы Хәйруллин
  • 1988-1996 — Илфат Зариф улы Мәрдәнов
  • 1996-2001 — Лиюдә Рәис кызы Әхмәделхакова
  • 2001-2005 — Фәндәс Әнәс улы Вәлиев
  • 2005 елдан — Зөбәер Зәйнетдин улы Әһелтдинов

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[4] буенча 190 студент кабул ителә.

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик)
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)

Мөслим филиалында (2015-2019) үзгәртү

  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)[5]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сарман аграр көллияте музее сайтында
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында(үле сылтама)
  3. Мөслим политехника техникумы оештыру турында ТР МК карары. 2021 елның 17 апрель көнендә архивланган. Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталы.
  4. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  5. 2015 елның 13 ноябрендә бирелгән 7456нчы санлы лицензия буенча(үле сылтама)