Гыйльман Кәримов

Гыйльман Кәримов, Гыйльман Ибраһим улы Кәримов (1841 елның 1 (13) октябре, РИ, Бөгелмә өязе1902 елның 6 (18) июне, РИ, Ырынбур) — дин әһеле (ахун), нәшир, дәреслекләр авторы, җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе. Язучы Фатих Кәриминең (18701937) әтисе. Ырынбурда шәхси татар басмаханәсен оештыручы.

Гыйльман Кәримов
Туган телдә исем Гыйльман Ибраһим улы Кәримов
Туган 13 октябрь 1841(1841-10-13)
РИ, Бөгелмә өязе
Үлгән 18 июнь 1902(1902-06-18) (60 яшь)
РИ, Ырынбур
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе
Һөнәре ахун, нәшир
Балалар улы Фатих

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Улы Фатих

1841 елның 1 (13) октябрендә туган. Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Лениногорск районы) Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә[1] һәм Чистай мәдрәсәсендә белем алган. 18681884 елларда Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Миңлебай авылы мәчете имам-хатыйбы һәм мәдрәсә мөдәррисе. Дәреслекләр авторы, Урта Идел буенда җәдит мәдрәсәләрен оештыручыларның берсе.

Нәшир үзгәртү

1899 елда дингә бәйле хезмәте белән араны өзеп, китап нәшер итү белән шөгыльләнә башлый. 1900 елда Ырынбурда отставкадагы унтер-әфисәр Б. А. Бреслинның шәхси типографиясеннән гарәп шрифтлары сатып ала һәм шәхси басмаханәсен оештыра, татарча, казакъча китаплар бастыру эшен башлый. XX гасыр башында 20 исемдә китап бастырып чыгара. 1902 елның 6 (18) июнендә вафат була. Басмаханә эшчәнлеген улы язучы Фатих Кәрими (18701937) дәвам иттерә.

Хәтер үзгәртү

1998 елның 17 сентябрендә Әлмәт районы Миңлебай авылында ачылган Фатих Кәрими мемориаль музеенда Гыйльман ахун документлары һәм фотосурәтләренә багышланган стенд ясалган[2].

Шулай ук карагыз үзгәртү

  • Шәһәр Шәрәф (кияү)
  • Чыганаклар үзгәртү

    1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
    2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

    Сылтамалар үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. 1869—1889 елларда Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә Риза Фәхретдин укыган һәм мөгаллимлек иткән
    2. Мемориальный музей имени Фатиха Карими