Фатих Кәрими музее (Миңнебай)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Фатих Кәрим музее белән бутамагыз

Фатих Кәрими музее
Нигезләү датасы 1998
Урын 423423 ТР, Әлмәт районы,
Миңнебай, Ш. Бикчурин ур., 50
Директор Винера Зәйдуллина
Тәгъзия Әпсәләмова (мөдир)
Сайт музей сайты

Фатих Кәрими музее, рәсми атамасы «Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы — Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей» — Татарстанның Әлмәт районы Миңнебай авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (әдәби-мемориаль музей). Музей галим, язучы, нәшир, журналист, мөгаллим-мәгърифәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең (Фатих Гыйльман улы Кәрими, 18701937) туган авылында ачылган һәм аның тормышы белән таныштыра. Музей Әлмәт районында һәм төбәкнең көньяк-көнчыгышында татар халкының мирасын өйрәнү һәм пропагандалау үзәге булып тора[1].

Фатих Кәрими

Тарих үзгәртү

ТР Әлмәт муниципаль районы Миңнебай авылында Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музей рәсми рәвештә 1998 елның 17 сентябрендә ачыла.

Мемориаль музейны оештыручы — укытучы Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов (1925), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1996).

Экспозиция үзгәртү

Музейның экспозициясе Фатих Кәриминең һәм аның даирәсенең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын күрсәтә.

  • Ф. Кәриминең әтисе Гыйльман ахунга аерым стенд багышланган, аның документлары һәм фотосурәтләре куелган.
  • Ризаэтдин Фәхретдин турында материаллар тупланган.
  • Төрки-татар, мөселман халыклары арасында киң таралыш алган, мөхәррире Ф. Кәрими булган «Вакыт» гәҗитенең 1909 елгы төпләмәсе күрсәтелә.
  • Ф. Кәриминең шәхси әйберләре, китаплары һәм аның туганнарының (аерым алганда, әнисе Мәгъсүмә абыстайның) шәхси әйберләре күргәзмәгә куелган.
  • Туган төбәк тарихын өйрәнү максатында, музейда XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы керәстиян йортының бер почмагы макеты урнаштырылган. Этнография әйберләре, авыл тарихы һәм авылдашлар турында белешмәләр һәм документлар урын алган.

Музейда 2 меңнән артык саклау берәмлеге экспонат тупланган. Музейның күргәзмә залы мәйданы 77 кв. м., фонд саклау урынының мәйданы 40 кв. м.[2].

Төп экскурсияләр үзгәртү

  • Фатих Кәриминең тормышы һәм иҗаты
    • Ф. Кәриминең балачагы
    • Ф. Кәриминең Аурупага сәяхәте
    • Ф. Кәриминең Советлар чорындагы тормышы
  • Гыйльман ахун – күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче
  • Ф. Кәрими - җәмгыятьтә хатын-кызларның тигез хокукларын яклаучы
  • Ф. Кәриминең көрәштәшләре
  • Шамил Бикчуринның тормышы һәм иҗаты

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Әлмәт туган якны өйрәнү музее, archived from the original on 2019-05-11, retrieved 2019-05-28 
  2. Музей Фатиха Карими 2019 елның 28 май көнендә архивланган.(рус.)