Әлмәт туган якны өйрәнү музее

Әлмәт туган якны өйрәнү музее (рус. Альметьевский краеведческий музей) — Татарстанның Әлмәт шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Нефть төбәге булган Әлмәт шәһәре тарихы белән таныштыра.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Әлмәт районы
Әлмәт
туган якны өйрәнү
музее
Нигезләү датасы 1994
Урын 423450 ТР, Әлмәт, Тынычлык ур., 1
Директор Винера Кыяметдин кызы Зәйдуллина
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музей фотосурәтләре.
Тышкы рәсемнәр
Музей фотосурәтләре.

Филиаллары үзгәртү

Тарих үзгәртү

Әлмәт шәһәре музее 1994 елның 18 маенда ачыла.

Бина үзгәртү

Әлмәт шәһәренең 50 еллыгы алдыннан, 2003 елда музейга иркен бина бирелә.

Экспонатлар үзгәртү

Мәйданы — 677,5 кв. м. Музей фондларында 6 490 саклау берәмлеге экспонат: археологик табылдыклар, көнкүреш кирәк-яраклары, этнография, нумизматика тупланмасы, рәсемнәр, фоторәсемнәр, документлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, китаплар саклана. Төп экспозиция район һәм шәһәрнең барлыкка килүе, үсеше турында сөйли. Мактау залында «Барлык чорлар яшь парлары берләшегез» күргәзмәсе эшли, анда яшь парлар борынгы туй йолаларын үткәрә. 2011 елда лекцияләр залы ачылган. Анда пресс-конференцияләр, лекция һ. б. чаралар оештырыла. «Тылсымлы остаханә» почмагында балалар белән кызыл балчыктан әйбер ясау мастер-классы үткәрелә.

Коллекцияләр үзгәртү

  • XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы бизәнү әйберләре (14 саклау берәмлеге)
  • XX гасыр урталары фотоаппаратлары (45 саклау берәмлеге)
  • XVIII гасыр ахыры — XXI гасыр башы нумизматикасы (акчалар) (679 саклау берәмлеге)
  • XX гасырXXI гасыр башы сәгатьләре (400 саклау берәмлеге)
  • «Катюша» реактив минометын беренче кулланучы Барый Йосыповның (19031983) шәхси әйберләре (23 саклау берәмлеге)
  • Исмәгыйль Һидиятов эшләнмәләре (агач уеп кисү, 30 саклау берәмлеге), күкрәк билгеләре (15 саклау берәмлеге)
  • уен кораллары (60 саклау берәмлеге)
  • «Әлмәт» коры йөк машинасы әйберләре (37 саклау берәмлеге)
  • кулдан ясалган буфетлар (3 саклау берәмлеге)
  • татар шагыйре Саҗидә Сөләйманованың (19261980) мемориаль комплексы (135 саклау берәмлеге)

Музейда, 2009 елдан башлап, үткән ел дәвамында эшләнгән гамәлләр буенча фотосүрәтләр белән отчет формасында «Еллык басма» басылып килә. Төбәктә яшәүче татар, рус, чуаш, мордва халыклары киемнәре турында «Киемнәр барысы да турында да сөйли» күргәзмәсе эшли[1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү