Түбән Мактама туган якны өйрәнү музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Түбән Мактамада туган төбәк музее — Әлмәт муниципаль районы Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсенда урнашкан музей, «Әлмәт туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениясенең филиалы.

Түбән Мактама бистәсе тарихы музее
Нигезләү датасы 1998
Урын ТР, Әлмәт районы, Түбән Мактама
Директор Винера Кыяметдин кызы Зәйдуллина;
Галиябану Әхмәтнур кызы Мәүлетбаева
(филиалның беренче мөдире)
Сайт Музей ВКонтактеда

Тарих үзгәртү

Түбән Мактама авылына 1747 елга кадәр нигез салына.

Бина үзгәртү

Музей урнашкан бина - бер катлы коттедж, «Әлмәтнефть» идәрәсе заказы буенча Әлмәт ремонт-төзелеш идәрәсе тарафыннан 1998 елда төзелә.

Музей ачылу үзгәртү

Түбән Мактамада туган төбәк музее 1998 елның 12 нояберендә ачыла һәм Татарстан Республикасы милли музееның филиалы статусын ала. Хәзерге көндә Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистә тарихы музее «Әлмәт туган якны өйрәнү музее» муниципаль бюджет учреждениясенең филиалы булып исәпләнә.

Музейны оештыручы һәм беренче җитәкчесе - Мәүлетбаева Галиябану Ахмәтнур кызы.

Музейның башлангычы Түбән Мактама бистәсенең 30 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә “Хәтер бүлмәсе” булдырудан башланып китте. Китапханә мөдире булып эшләгән Галиябану ханым, бистәдә уздырыласы бәйрәмгә сценарий әзерләгән чакта, төрле оешмаларга йөрергә, авылдашлары белән очрашып сөйләшергә туры килә. Һәм аңарда төбәк музее ачарга кирәк дигән фикер туа. Бу фикерне аның авылдашлары С.Шаһиева һәм Д.Амирова хуплап алар. Беренче экспонатларны китапханәнең бер бүлмәсенә туплый башлыйлар.

Бүгенге көндә музейда 3500 дән артык экспонат саклана. Авылның тарихын ачыклаган экспонатлар тарихка ядкәр булып музейда һәрберсе үзенең лаеклы урынын алып тора.

Түбән Мактама бистә тарихы музееның 5 экспозиция залында авылның килеп чыгышы, үткәне һәм бистәнең бүгенгесе күрсүтелгән.

Музейның беренче залы авылның һәм бу җирлекнең чал тарышын тасфирлый. Казылма эшләр вакытында табылган көнкүреш кирәк-яраклары табылдыклары Мактама җирлегендә момнан 3500 ел элек үк кешеләр яшәгәнен, Икенче (1747) ревизия архив документарының күчерелмәсеннән билгеле булганча, Мактама авылы беренче тапкыр исәпкә алынганын исбатлый.

Икенче зал “Крестьян дөньясы” исемен йөртә. Монда крестьян йорты көнкүрешен чагылдырган экспонатлар тупланган. Түр башында агач сәке, өстендә тукылган япма, янында бирнә тулы сандык, сиртмәле бишек... Шулай ук ир-атлар үз куллары белән ясаган бик күп көндәлек кирәк-яраклары. Аерым урынны Мактама халкы ясаган иләкләр алып тора...

Өченче залда Мактаманың 1930 елдан “Эльком”колхозы төзелү чорыннан ук башланга тарихы җентекләп күрсәтелә. Совет чорына хас булган өй җихазлыра, хатын-кызларның кул эшлэре бу залда үз урыннарын алган.

“Дан залы” дип аталган дүртенче экспозиция, сугыш батырларына багышланган. Монда сугыш яланында ятыпкалган һәм илебезгү җиңү яулап кайткан авылдашларның фотосүрәтләре, хатлары, документлары, бүләкләре саклана.

Бишенче залда Мактаманың зыялы шәхесләре хакында материаллар һәм экспонатлар тупланган. Совет чоры мәктәбе куренеше дә бу залда урын алган.

Музейга килүчеләргә “Түбән Мактама: үткәне һәм бүгенгесе” (“Нижняя Мактама: история и современность”), «Крестьянский быт нижнемактаминцев в начале XIX века» һәм башка төрле тематик экскурсияләр, махсус кургәзмәләр күрергә, төрле чаралар, мастер-классларда катнашырга тәкъмид ителә.

Фикерләр үзгәртү

  Бүген безнең менә шундый музеебыз бар икән, ул һәркемнең тырышлыгы, битараф калмавы нәтиҗәсендә тупланган рухи байлык. Безгә аны тагын да тулыландырырга, киләчәк буыннар өчен саклап калу өстендә эшләргә кирәк[чыганагы?].
Г. А. Мәүлетбаева, музейны оештыручы.
 

Әдәбият үзгәртү

  • Ганиева Н. Түбән Мактама. / Казан: «Рухият» нәшрияты, 1999. - ISBN 5-89706-010-X
  • Фәләх А. Түбән Мактама. // Майдан. – 2007. - №12. – С.82-89
  • Шәмсетдинова М. Иләктән иләнгән Мактама.// Ватаным Татарстан. – 1999. -  №156.
  • Мавлетбаева Г. Төбәк музее эзлэнүдә. //Әлмәт таңнары. -  2000. – 28 апр.
  • Мавлетбаева Г. Тубән Мактама туган якны өйрәнү музее: Туган җирем – мәңне җырлар җырым. // Хәзинә. - 2003. – 12 нояб. – С. 4
  • Дәүләтова А. Үткән белән бүгенгенең арасы берәүнең күз карасы. // Яшьләр заманы. – 2003. – 5 нояб. (№ 45(303). – С. 4
  • Гыймаева Л. Һәр экспонатның теле бар. //Әлмәт таңнары. - 2003. – 18 нояб. – С. 3

Сылтамалар үзгәртү

  • Музейның Вконтакте сәхифәсе: [1]
  • Музейның Instagram сәхифәсе:  [2]

Искәрмәләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү