Мөдәррис Ибраһимов

Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов (17 август 1925, Тайсуган, Әлмәт вулысы, Бөгелмә кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ20 август 2007, Миңнебай, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе) — укытучы, язучы, тарихчы. Академик, Рафаил Төхфәтуллин премиясе лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны.

Мөдәррис Ибраһимов
Туган телдә исем Мөдәррис Әхмәтзәки улы Ибраһимов
Туган 17 август 1925(1925-08-17)
Тайсуган, Әлмәт вулысы, Бөгелмә кантоны, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Үлгән 20 август 2007(2007-08-20) (82 яшь)
Миңнебай, Әлмәт районы, Татарстан Республикасы, Россия байрагы Россия Федерациясе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Һөнәре укытучы, язучы, тарихчы
Балалар Нәфис Ибраһимов[1]
Ата-ана
  • Әхмәтзәки (әти)
Бүләк һәм премияләре Рафаил Төхфәтуллин премиясе, Ике “Ватан сугышы” ордены, “Кызыл йолдыз” ордены, 16 медаль

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ибрагимов Мөдәррис Әхмәтзәки улы (язучы, Рафаил Төхватуллин премиясе лауреаты, академик, тарихчы) 1925 елның 17 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Тайсуган авылында дөньяга килгән. Тайсуган авылында дөньяга килсә дә, Мөдәррис абыйның малай вакытлары Шөгер, Кирлегәч, Сарабикол авыллырында үтә. Чөнки әтисе Әхмәтзәки абый 1926-1932 елларда шушы авылларда мөгаллимлек итә. 1932-1933 уку елында Миңлебай мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Мөдәррис абый да биредә беренче сыйныфка укырга керә. Шушы дәвердән башлап аның тормышы Миңлебай авылы белән бәйле.1939 елда бик яхшы билгеләренә Миңлебай җидеелык мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын 1941 елда Миңлебай авылындагы “Октябрь” колхозында табельче-кассир булып башлый. Төп эшеннән сон сабан сөрүче, урып-җыю, халыкны заемга яздыру, налог җыю, концерт-спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә.

1943 елның башында аны фронтка алалар. Украина, Румыния, Болгари, Югославия, Венгрия, Австрия илләренең немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Балатон күле янындагы каты бәрелешләрдә Мөдәррис абый берничә тапкыр яралана, контузия ала. Бөек Ватан сугышын Альп итәгендә союзниклар белән очрашып тәмамлый. Ике “Ватан сугышы” ордены, “Кызыл йолдыз” ордены һәм 16 медаль белән бүләкләнә. Һәрвакыт белемгә омтылган Мөдәррис абый Румыниядә 3нче Украина фронты каршындагы хәрби-сәяси училищы тәмамлый. Алдында хәрби карьера өчен киң юл ачыла. Ләкин аның ничек кенә булса да әтисенең юлын, укытучылык эшен дәвам итәсе килә. Әтисе Әхмәтзәки ага гына кабаттна укучылары алдына басып дәрес бирә алмый, яу кырында батырларча һәлак була.

Сугыштан соңгы авыр еллар. Мөдәррис абыйны кайту белән элеккеге вазыйфасын башкарырга кушалар. Ләкин биредә аңа озак тоткарланырга туры килми. РОНОга чакыртып алалар да Тайсуган мәктәбенә военрук итеп җибәрәләр. Ул тиз арада авыл һәм район җитәкчеләренең ышанычын яулап ала һәм аны Әлмәт районы комсомол комитетының беренче секретаре тиеп сайлыйлар.

Тик комсомол-партия эшендә купме генә онытылып эшләргә тырышмасын, Мөдәррис ага мәктәпне, укучыларны күңеленнән һич сызып ташлый алмый. 1951-1955 елларда Сөләй мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта, сонрак аны укыту бүлеге мөдире итеп күтәрәләр. Ләкин аны әтисе укыткан мәктәп үзенә тарта. 1955 елда ул Миңлебай мәктәбе директоры булып кайта. Бу вакытта инде ул Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлап, Казан педагогия институнына кергән була. 1960 елда “Совет мәктәбе” журналында чыккан Хәй Хисматуллинның Фатыйх Кәриминең тууына 90 ел тулу уңаеннан чыккан кыска гына мәкаләсен укыгач аның турында мәгълүматлар җыя башлый. Мөдәррис ага, ул мәкаләне укыгач шаккаткан идем, дип яза. Мәкаләне күршесе, үз замананың укымышлы кешесе Хафиз ага Даутовка алып кереп укый. Хафиз ага бик үк ачылып китми һәм “Әйдә, Нургали абзыйга барып кайтыйк әле” дип сүзен кыска тота. Мөдәррис ага мәкаләне укып чыккач “Әйе, без Фатыйх абзыйны да, әтисе Гыйльман ахунны да, кызлары Закирә һәм башка балаларын да яхшы беләбез” – ди. Аннан соң, үзләре дә сизмәстән, бу зыялы гаилә турында җанланып сөйли башлыйлар.

Мөдәррис ага якташларыбызның язмышы белән ныклабрак кызыксынып йөргән көннәрдә Хафиз абыйларга Казаннан бер кунак килеп төшә. Ул Ризаэтдин Фәхреддиннең бертуган энесе Зыятдин малае Нәҗип ага Фәхретдинов булып чыга. Нәҗип ага (1898-1989) Мөдәррис абыйга Казанда Фатыйх Кәриминең бертуган сеңлесе Закирә ханымның (1886-1984) яшәвен, әгәр Казанга килеп чыкса, бик теләп аның белән таныштырачагын әйтә.

Мөдәррис ага озакка сузмыйча Казанга юл тота. Закирә ханым Мөдәррис абыйның Миңлебайдан икәнен һәм абыйсы Фатыйх Каримигә багышлап мәктәпнең бер классында музей почмагы ачарга ниятләп килгәнен белгәч, чиксез шатлана. Әтисе Гыйльма ахунның фотосүрәтен, Фатыйх Кәриминең өч китабын, ул Оренбургта чыгарган “Вакыт” газетасын бирә. Менә шушы дәвердә экспонатлар җыела башлый. 1998 елның 17 сентяберендә Фатыйх Кәрими музее рәсми төстә ачыла, ул Миңлебай мәдәният йортында урнашкан. Музей ачылганда галимнең һәм туганнарының шәхси әйберләре, китаплары һәм бик куп фотосүрәтләре тупланган була. Әлеге музей бугенге көндә дә бик матур гына эшләп килә.

Бүләкләре

үзгәртү

Мөдәррис Ибраһимовның сугыштагы һәм тыныч тормыштагы батырлыгы халкыбыз һәм дәүләтебез тарафыннан олы бәяләнде. Ул партия, мәгариф, мәдәният оешмаларының уннарча мактау грамоталарына лаек булды. 1990 елда Әлмәт районына 60 ел тулу уңаеннан “Әлмәт таңнары” газетасы оештырган конкурста Мөдеррис абый үз очерклары белән беренче урынны, 1992 елда “Ватаным Татарстан” игълан иткән мәзәкчеләр конкурсында икенче урынны ала. Ә 1997 елда публицистика өлкәсендәге уңышлары өчен Рафаил Төхватуллин исемендәге премиягә лаек була. 2003 елда халык иҗатын барлау һәм туплаудагы, Фатыйх Кәрими музее өчен башкарган гыйльми, фәнни хезмәтләре өчен аңа Россия гуманитар фәннәр академиясенең академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Библиографиясе

үзгәртү

“Гыйбрәтле гомер”, “Сайланма әсәрләр” һәм “Үз сукмагым” дигән китаплары дөнья курде.

 
Стела

2020 елны җәмәгать эшлеклесе хөрмәтенә куелган стела, үсеп килүче буынга рәхмәт һәм горурлык символы булачак.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү