Төп менюны ачу

Ләбиб Гыйльми, Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов — татар язучысы, прозаик.

Ләбиб Гыйльми
Туган телдә исем Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов
Туган 12 июнь 1906(1906-06-12)
Татарстанның Әлмәт районы Иске Баграж (хәзерге исеме – Ялховой) авылы
Үлгән 9 май 1938(1938-05-09) (31 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы

Тормыш юлыҮзгәртү

Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов 1906 елның 12 июнендә хәзерге Татарстанның Әлмәт районы Иске Баграж (хәзерге исеме – Ялховой) авылында крестьян гаиләсендә туа. Кече яшьтән үк ятим калып, балачагы һәм үсмер чагы көтүче һәм бай ялчысы хезмәтендә үтә. Октябрь инкыйлабыннан соң, Чистай шәһәренә партия мәктәбенә укырга җибәрелә. 1930 елда Монголиядә революцион яшьләр оешмасының Үзәк Комитетында киңәшче буларак хезмәт итә.

Ләбиб Гыйльми әдәбиятка 1930 елда килә. Шул елны Казанда аның «Сәнәклеләр» исемле поэмасы аерым китап булып басыла. Аннан соң бер-бер артлы аның балалар өчен язылган «Аучы Хәмит», «Чалкаш», монгол яшьләре тормышыннан «Чимит Дурҗе» исемле проза әсәрләре дөнья күрә. Шушы ук елларда ул монгол халкының героик улы Сухабатыр турында зур күләмле пувис язарга керешә. Әсәрнең бер өлеше «Эмигрант» исеме белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1933 һәм 1934 елгы саннарында чыга. Әмма әсәр тәмамланмый кала. Ләбиб Гыйльми, язучы-прозаик буларак, беренче чиратта үзенең «Чын мәхәббәт» (1934-1936) исемле романы белән билгеле.

Проза әсәрләре белән беррәттән, Ләбиб Гыйльми шигырьләр язуын да дәвам иттерә. Аның шулай ук инкыйлабка кадәрге авыл тормышына багышланган «Кайгылы җыр» исемле пьесасы да бар.

1937 елның 2 июлендә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Кави Нәҗми «халык дошманы» мөһере белән кулга алынгач, бушаган урынга җитәкче итеп партия аппаратында чыныгу узган Ләбиб Гыйльмине куялар. Ләкин шул ук елның 21 сентябрендә ул да кулга алына. Аны троцкичылыкта, Совет хакимиятенә каршы контрреволюцион эш алып баруда, шпионлыкта гаеплиләр. СССР Югары Мәхкәмәсе коллегиясенең прокурор һәм адвокат катнашыннан башка 1938 елның 9 маенда уздырылган утырышы нибары биш минут дәвам итә. Шул ук көнне Казанның Черек күл подвалында хөкем карары гамәлгә ашырыла. Тоталитар режим татар әдәбиятының чираттагы вәкилен әнә шулай юк итә.[1]

Рәсми чыганакларда озак вакыт аның үлем көне итеп 1947 елның 20 февралендә күрсәтелгән.


  1. Гыйльми Ләбиб