Миңзифа Әхмәтшина

Миңзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина - татар шагыйрәсе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы (2010)[1], Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова, Кояш Тимбикова премияләре иясе (2011, 2013).[2][3]. Әлмәт язучылар оешмасы администраторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2017).

Миңзифа Әхмәтшина
Туган 10 июнь 1955(1955-06-10) (68 яшь)
Татар Сарсазы, Чистай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1955 нче елның 10 нчы июнендә Чистай районы Татар Сарсазы авылында туган. Аның беренче шигырьләре "Чистай хәбәрләре" газетасында басыла. 2001 нче елда Миңзифа Әхмәтшинаның "Мәхәббәт дастаны" дигән беренче китабы дөнья күрә. Анда аның шигырьләреннән тыш, ноталары белән җырлары да басылган.

Танылуы үзгәртү

Танылган эстрада җырчылары Хәния Фәрхи, Искәндәр Биктаһиров, Илназ Гарипов, Руслан Кираметдинов, Сәгыйть Гыйбашевлар аның җырларын халыкка ирештерделәр.

Иҗаты үзгәртү

«Мәхәббәт дастаны», «Күңелем канаты», «Сары яулык», "И, хатын-кыз!", "Яшәгән, ди, кәбестә", "Табылдык", "Иңнәремдә ак җилкән" исемле җыентыклар.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү