Гүзәл Хәбетдинова
Гүзәл Хәбетдинова, Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова (Гюзель Мударисовна Хабутдинова; 1969 елның 14 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт) ― хуҗалык эшлеклесе, 1992 елдан «Татнефть» АҖ предприятиеләрендә җаваплы вазыйфалар башкарган. 2024 елның 11 декабреннән Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе[1] (2024 елның 15 ноябреннән башкарма комитет җитәкчесе в.б.), 2019―2024 еллдарда «Татшина» АҖ (элекке «Татнефть-Нефтехим») идарәче ширкәте директоры. Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.
Гүзәл Хәбетдинова | |
---|---|
Туган телдә исем | Гүзәл Мөдәрис кызы Хәбетдинова |
Туган | 14 ноябрь 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе |
Һөнәре | икътисадчы |
Эш бирүче | Татнефть, Әлмәтнефть, Әлмәтнефть һәм Әлмәт районы |
Бүләк һәм премияләре |
Татарстан тарихында икенче хатын-кыз ― район башлыгы (2008―2014 елларда Татьяна Воропаева Зәй районы белән җитәкчелек иткән)[2].
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1969 елның 14 ноябрендә Әлмәттә туган. 1992 елда «икътисадый кибернетика» белгечлеге, «икътисадчы-математик» квалификациясе буенча В. И. Ульянов исемндәге Казан дәүләт университетын, 2002 елда РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган[3].
Хезмәт юлы
үзгәртү1992–1995 елларда «Татнефть» берләшмәсенең мәгълүмати һәм җитештерү процессларын модельләштерү производство бүлеге инженеры, куст мәгълүмат-исәпләү үзәгенең техник-икътисадый күрсәткечләрен анализлауны һәм фаразлауны планлаштыру буенча производство бүлеге инженеры, инженер-программисты.
1995―1998 елларда ― «Әлмәтнефть» НГДУ икътисадчы.
1998―2003 елларда ― ЦБПО УПУ план-икътисад бүлеге башлыгы.
2004―2007 елларда ― «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең икътисади исәп-хисаплар һәм фаразлау бүлеге башлыгы.
2007―2017 елларда ―«Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ директорының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары.
2017―2019 елларда ― «Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ директоры.
2019―2024 елларда ― «Татшина» ҖЧҖ (элеккеге «Татнефть-Нефтехим» идарәче ширкәте» ҖЧҖ; Татнефтьнең Түбән Камадагы Түбәнкамашина[d] акционерлык җәмгыяте һәм «Кама» Сәүдә йортын берләштергән бүлекчәсе) директоры. 2021 елда «Татшина» ҖЧҖ кереме 1,1 млрд сум булган[4]. 2024 елның июнендә Түбән Каманың иң эре шин комплексын «Воронеж. ИИ» АҖга (Мәскәүдә теркәлгән; генераль директоры һәм бердәнбер акционеры Марина Александровна Стрельцова) сатканнар[5]. Барлыгы яңа хуҗага алты ширкәт, шул исәптән «Татшина» да күчкән[6].
2024 елның 15 ноябреннән ― Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесесе в.б.[7]. 15 ноябрьдә узган район советының чираттан тыш сессиясендә Хәбетдинова кандидатурасын ТР башлыгы администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим иткән[8].
2024 елның 11 декабреннән ― Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе. Әлмәт районы муниципаль районы Советының 47нче сессиясендә депутатлар аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләүне бертавыштан кабул иткән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы
- 2020 ― «Ел җитәкчесе – 2020» бәйгесендә «Югары конкурентлык сәләте өчен» номинациясендә җиңүче[1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе булды. Татар-информ, 11.12.2024
- ↑ Гюзель Хабутдинова возглавила Альметьевский район – до этого такой пост в РТ занимала лишь одна женщина. Бизнес-Онлайн, 15.11.2024(рус.)
- ↑ Хабутдинова Гюзель Мударисовна. Реальное время
- ↑ Источник: Альметьевский район возглавит руководитель «Татшина» Гюзель Хабутдинова. Бизнес-Онлайн, 13.11.2024(рус.)
- ↑ «Нижнекамскшину» продали москвичам. Бизнес-Онлайн, 6.06.2024
- ↑ Кто может стать новым мэром Альметьевска. Inkazan, 13.11.2024
- ↑ Эльза Кузнецова. «Круто поменяли жизнь»: у руля Альметьевска встала Хабутдинова, Нагуманов едет в Казань. Татар-информ, 15.11.2024
- ↑ Что известно о новой главе исполкома Альметьевского района. Inkazan, 15.11.2014(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Хабутдинова Гузель Мударисовна. Татар-информ
- Хабутдинова Гузель Мударисовна. mkam.business-gazeta.ru(рус.)