Нурсала мәчете (Әлмәт)

ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)

«Нурсала» мәчете (рус. Мечеть Нурсала), шулай ук Сигезенче мәхәллә мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында [1] урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте сигезенче мәхәлләсе карамагында. [2]

Мәчет
Нурсала
Ил Россия
шәһәр 423408 Татарстан, Әлмәт, Урсала мкр, Колхоз ур., 120В
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәтенең 8нче мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә төзелгән мәчет
Нигезләнгән 2001
Төзелеш еллары 20012008 еллар
Төп даталар:
2001 (төзелеш башлану)
2008 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Әлмәт районы Урсала авылында (2003 елның 3 сентябреннән Әлмәт шәһәренең микрорайоны)[3] 1995 елда мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оеша (рәисе К. Ф. Гатин). 1996 елның 28 мартында рәсми теркәлү уза.[4] 1996 елда мәчет төзелеше өчен ӘлмәтМөслим юлында (Колхоз ур., 120 в) [5], авыл мәктәбенең (Бахорин урамы, 120А)[6] мәктәп яны бакчасында җир кишәрлеге бүлеп бирелә. «Әлмәтнефть» НГДУ проекты буенча мәчет төзелеше 2001 елда башлана. 2004 елдан төзелеп бетмәгән бинада намазлар укыла. 2008 елда мәчет рәсми рәвештә ачыла. Мәхәллә халкы теләге белән мәчеткә «Нурсала» исеме бирелә.[7]

Рус авылы булган Урсалага татарлар Әлмәт шәһәре төзелә башлагач кына күчеп утыра башлаган. Урсала авылында 2002 елда 2345 кеше яшәгән, шуларның 69% ы – руслар, 26% ы – татарлар. [8]

Тасвирлама үзгәртү

Мәчет бинасы Т шәкелендә кызыл кирпечтән төзелгән, архитектурасы белән манарасы түбәсендә булган татар мәчетләре төренә туры килә. Мәчет бинасы олы юлга гыйбадәт залы белән почмак ясап урнашкан. Төп керү юлы ишегалды ягыннан (төньяктан). Сигезкырлы манарага гыйбадәт залыннан менәсе. Түбәнге катта көнчыгыш яктан аерым керү юлы булган хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы, уку бүлмәләре, тәһарәтханәләр урнашкан. Төп гыйбадәт залына яктылык ике як тәрәзәләрдән төшә. Җомга намазларына 150дән артык кеше җыела. 2011 елдан башлап мәчеттә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар эшләп килә. [7]

Мәчет аерым иганәчеләр һәм Әлмәт бораулау эшләре идарәсе (җитәкчесе В. Старов) акчасына төзелгән. Төзелешнең спонсорлары – «Татнефть» ААҖ (Ш. Тәхаветдинов), «Ямашнефть» НГДУ (В. Смыков), «Елховнефть» НГДУ (А. Ногайбәков), «Әлмәтнефть» (М. Җәләтов), «Арслан» төзелеш ширкәте (А. Галиев) һ. б. [7]

Имам-хатыйблар: А. Г. Яһүдин (2004-2010 елларда), Т. У. Зарипов (2010-2016 елларда), А. Г. Яһүдин (2016 елдан).[9]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Нурсала. Альметьевская энциклопедия (рус.)
  • Село Урсала. Cайт села Урсала Альметьевского района (Ныне микрорайон)(рус.)