Бигәш мәчете (Әлмәт)

ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)

Бигәш мәчете (рус. Мечеть Бигашево), шулай ук Алтынчы мәхәллә мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәренең Бигәш микрорайонында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе.[1] Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте алтынчы мәхәлләсе карамагында. [2]

Мәчет
Бигәш мәчете
Ил Россия
шәһәр 423465 Татарстан, Әлмәт, Макаренко ур., 14А
Дин Ислам
Мәхәллә Әлмәт районы мөхтәсибәтенең алтынчы мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә төзелгән мәчет
Нигезләнгән 1994
Төзелеш еллары 19961999 еллар
Төп даталар:
1996 (төзелеш башлану)
1999 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

XX гасыр башында Бигәш авылында ике җәмигъ мәчете гамәлдә булган. Беренче мәхәллә 1801 елда теркәлгән. Аның җәмигъ мәчете халыктан җыелган һәм сәүдәгәр Фәхрулла Хөснуллин акчасына агачтан бурап төзелгән һәм 1829, 1863, 1874, 1899 елларда чыккан янгыннардан соң яңартылган яки өр-яңадан торгызылган. 1905 елда мәхәллә 637 ир-ат һәм 520 хатын-кыз яшәгән 232 хуҗалыкны берләштергән. Мәчетнең указлы имам-хатыйблары: Мөхәммәтвафа Гобәйдуллин ( Тайсуган мәдрәсәсен тәмамлаган), Фәридетдин Муллин, Мотыйгулла Төхвәтуллин, Нуриәхмәт Муллин, Габделкасыйм Мотыйгуллин (Апанай мәдрәсәсен тәмамлаган), Зөфәр Гыйрфанов. Мәчетнең манарасы 1930 елда төшерелгән. ТАССР Югары Советы Президиумының 1939 елның 13 декабре карары белән мәчет ябылган, бинасы мәктәпкә бирелгән.

Бигәш авылының икенче мәхәлләсе 1903 елда оешкан. Агачтан бурап салынган мәчетенең проектын Самар губерна идарәсе раслаган. 1905 елда мәхәллә 243 ир-ат һәм 255 хатын-кыз яшәгән 102 хуҗалыкны берләштергән. Мәчетнең указлы имам-хатыйблары: Мәүләвишәриф Мотыйгуллин, Хөснетдин Идиятуллин. Мәчет каршында мәктәп эшләп килгән. Манарасы 1936 елда төшерелгән. Мәчет рәсми рәвештә 1939 елда ябылган, бинасы клуб итеп файдаланылган.[3]

Яңа заман үзгәртү

ТАССР Югары Советы Президиумының 1959 елның 17 августында кабул ителгән «Әлмәтнең шәһәр чикләрен киңәйтү турында» Указы белән Кәләй авыл советына караган Бигәш авылы Әлмәт шәһәре составына микрорайон булып кергән. [4] 1994 елның сентябрендә биредә Әлмәт мөхтәсибәтенең 6нчы мәхәлләсе оештырылган. Вакытлы мәчет ташландык мәктәп бинасында эшләгән. Элек җәмигъ мәчетләре торган җирләрне яңа төзелеш өчен бирмәгәч (берсе урынында Бөек Ватан сугышында һәлак булган бигәшлеләргә багышлап һәйкәл бастырылган), 1996 елның 26 октябрендә яңа урында ― Макаренко урамында яңа җәмигъ мәчете төзелеше башланган. 1999 елның 16 гыйнварында мәчет ачылган. Мәчет ак силикат кирпечтән өелгән. Манарасы түбәдә торгызылган. Төп иганәче ― «Татнефть» АҖ, җитәкчесе – Ринат Гыймаделислам улы Галиев (1939―2007). 2004 елдан яңа бинада мәдрәсә эшли. 2017 елның 16 октябреннән мәчеттә Р. Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең [5] филиалы (көндезге бүлек) ачылган. Имам-хатыйблар: Әбүзәр Хәсәнов, Разыйф Фәтхуллин, Равил Идиятуллин (2016 елдан).[6]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Бигашская мечеть, Альметьевск: Макаренко, 14а. Любимый город
  2. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате 2022 елның 28 декабрь көнендә архивланган.
  3. Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Бигашево села мечети утраченные. Альметьевская энциклопедия (рус.)
  4. Муниципальное образование «Город Альметьевск» 2022 елның 30 декабрь көнендә архивланган.
  5. Әлмәт мөселман дини мәгърифәт үзәге. Татарская энциклопедия TATARICA
  6. Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Бигашево. Альметьевская энциклопедия (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть Бигашево. Альметьевская энциклопедия (рус.)