Мәхәллә мәчете (Әлмәт)

ислам гыйбадәтханәсе (Татарстан, Россия)
(Беренче мәхәллә мәчете (Әлмәт) битеннән юнәлтелде)

Мәхәллә мәчете (рус. Мечеть Махалля), шулай ук Беренче мәхәллә мәчете (рус. Мечеть первого прихода) ― Татарстанның Әлмәт шәһәренең тарихи өлешендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт район мөхтәсибәте беренче мәхәлләсе карамагында.[1]

Мәчет
Мәхәллә
Ил Россия
шәһәр 423462 Татарстан, Әлмәт, Баруди ур., 2
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәтенең 1нче мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре манарасы бина янында төзелгән мәчет
Нигезләнгән 1977
Дата постройки 1977
Төп даталар:
1977 (төзелеш башлану)
1977 (ачылу)
2005 (реконструкция)
2018 (реконструкция)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәчет 1977 елда, Әлмәт шәһәренең тарихи өлешендә (элек Әлмәт авылы булган урында) Галимҗан Баруди (элекке 1 Май) урамы белән Шишкин урамы киселешендә, шәһәрнең Татар зираты янәшәсендә төзелгән.[2]

1964-1968 елларда Әлмәт мөселманнары рәсми булмаган хәлдә эшләп килүче мөселман дини оешмасын теркәтү өчен эш алып баралар. Күпчелеге Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар һәм инвалидардан торган башлап йөрүче төркем, рәсми теркәлмәү сәбәпле, административ җаваплылыкка һәм штрафларга тартылып килә. Күмәк намазны (200ләп кеше җыелып) Татар зиратында укыйлар. 1970-еллар уртасында Корбан бәйрәмен уздырырга җыелган мөселманнарны милиция, көч кулланып, куып тарата. Шәһәр һәм республика җитәкчелеге озак еллар дини оешманы теркәүдән баш тартып килә.[3]

1976 елның 2 февралендә мөселманнар СССР Министрлар Советы рәисе А. Н. Косыгин һәм СССР Министрлар Советы каршындагы Диннәр буенча совет рәисе В. А. Куроедов(рус.) исеменә күмәк хат яза (хатны Мәскәүгә җирле дини оешманың яңа сайланган җитәкчеләре Н. Баһаветдинов һәм А. Шәрәфетдинов алып бара). Мәскәүдән рөхсәт алынгач, мәхәллә 1976 елның 3 июнендә рәсми теркәлә. Мәхәллә рәисе итеп Нурлыгата Баһаветдинов (1909―1978) сайлана. Мәхәллә әгъзалары Әлмәтнең бу вакытка сакланып калган бердәнбер мәчете ― Таш мәчет бинасын үзләренә бирүне сорый, ләкин бина аларга бирелми.[3]

1977 елда мөселманнарның үз көче белән мәхәлләдә мәчет барлыкка килә. Гайшә Хәсәнова бүләк итеп биргән җир кишәрлегендә Сәрвәригаләм Җиһаншинадан иганәчеләрдән җыелган акчага сатып алынган шәхси йортны мәчет итеп үзгәртеп урнаштыралар.[3]

1991-1992 елларда алтыпочмаклы бура йорт кирпеч белән тышланган, михраб өстәлгән, түбә кыегына башта агачтан, аннары тимердән эшләнгән ярымай урнаштырылган.

1990-елларда әлеге мәчет бинасы Әлмәт районы мөселман руханиларының рәсми үзәге дә булып тора. Биредә мәхәллә рәисе Сибгатулла Хәбибуллин (соңрак Әлмәтнең Р. Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчетен оештыручы), мөхтәсиб Мәхмүт Гайнуллин, имам Расыйх Габдрахманов эшләгән. [3]

1994 елның октябрендә силикат кирпечтән, михрабка якын урында, аерым басып торучы тәрәзәле-балконлы өч яруслы манара төзелә. 1996 елда мәчет «Беренче мәхәллә мәчете» буларак рәсми теркәлү уза.

2004-2005 елларда мәчет бинасында яңа реконструкция үткәрелгән. Тышкы яктан бина фасад плитәләре белән тышланган. Гыйбадәт залы һәм михраб диварлары ачык яшел төстәге штукатурка белән капланган. Хатын-кызлар өчен гыйбадәт залы ширма белән бүленгән. Бинага өстәп төзелгән янкормада дүртьеллык мәдрәсә, аерым салынган бинада «Билал» хәләл кибете эшли.

2017-2018 елларда мәчет бинасында янәдән реконструкция үткәрелә: 12х30 метрлы яңа янкорма өстәп корыла. Мәчет челтәрле яшел тимер койма белән әйләндереп алынган. [4]

Мәчеттә ремонт һәм үзгәртеп коруларны «Таттех» АҖ (И. Хәйруллин), «Арслан» төзелеш ширкәте (А. Галиев) башкара. Спонсорлар ― «Татнефть» ААҖ (Ш. Тәхаветдинов), скважиналарны капиталь ремонтлау һәм җир катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе (Ф. Маннанов) һ. б.

Имам-хатыйблар: Шакир Гарипов, Тәлгат Мөхетдинов, Габделхак Саматов (1998 елдан ТР МДН Баш казые), Хаҗимөхәммәт Госманов, Михман Ногманов, Расыйх Габдрахманов, Таһир Зарипов, Нияз Минсабиров (2007 елдан).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Альметьевский Мухтасибат / О мухтасибате, archived from the original on 2022-12-28, retrieved 2023-01-02 
  2. Мечеть Махалля, Альметьевск: Баруди, 2. Любимый город
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Д. Н. Тазиев, Г. Ф.Валеева-Сулейманова. Мечеть первого прихода. Альметьевская энциклопедия (рус.)
  4. Махалля-мечеть № 1, , ул. Баруди, 2, Альметьевск. yandex.ru

Сылтамалар үзгәртү