Мәдинә мәчете (Әлмәт)

мәчет (Әлмәт, Татарстан, Россия)

«Мәдинә» мәчете (рус. Мечеть «Мадина») — Татарстанның Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт микрорайонында 2009 елда шәһәрдә унынчы буларак ачылган[1] ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Җирле мөселман дини оешмасы ― үзәкләштерелгән дини оешма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Әлмәт районы мөхтәсибәте «Мәдинә мәчете» мәхәлләсе карамагында[2].

Мәчет
Мәдинә мәчете
Ил Россия
шәһәр 423462 Татарстан, Әлмәт, Иске Әлмәт микрорайоны, Комсомол ур., 53а
Координатлары 54.9157910, 52.3358050
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Әлмәт районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2004
Төзелеш еллары 20042009 еллар
Төп даталар:
2004 (төзелеш башлану)
2009 (ачылу)
Халәте гамәлдә
Сайт [Мәдинә Рәсми сайт]

Тарих үзгәртү

Әлмәт шәһәренең иске өлешендә (Иске Әлмәттә) яшәүче мөселманнар 2002 елда әлеге микрорайонда мәчет төзү үтенече белән шәһәр хакимиятенә чыга. Мәчет төзү инициаторы ― Наил Гарипов[1].

Юл янындагы сазлыклы бушлык мәчет төзү өчен уңайлы, иң уңышлы урын дип карар ителә.

2003 елда әлеге буш яткан мәйданнан чүп-чарны чыгару, сазлыкны күмеп кую, мәчет бинасы төзеләсе территория өстеннән сузылган электр линиясен һәм газ торбаларын күчерү буенча беренче эшләр башлана.

2004 елда мәчет бинасы төзелә башлый. Финанслауда һәм төзелештә «Зенит» банкы, «Әлмәтнефть», «Елховнефть», «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәләре, «Арслан» ҖЧҖ, «Татех» ЯАҖ, «Фенстер» ҖЧҖ, шәхси эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы актив катнаша. Проектның гомуми бәясе ~6 млн. сум тәшкил итә[1].

2009 елның җәендә бинаның керү юлы өстендәге манарага иганәчеләр акчасына сатып алынган ярымай урнаштырыла.

2009 елның 28 ноябрендә, Корбан бәйрәмендә шәһәрнең иске өлешендә урнашкан Комсомол урамында мәчет рәсми рәвештә ачыла. Мәчеттә беренче бәйрәм намазы укыла. Яңа мәчет үз исемен Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәре (гарәп. المدينة المنورة‎, Мәдинәт әл-Мүнәвәрә) хөрмәтенә ала. Нәкъ менә шушы шәһәрдә, Мөхәммәд пәйгамбәр заманында ислам күтәрелеше башланган[1].

Мәчетне ачу тантанасында Иске Әлмәт халкын истәлекле вакыйга белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбакиров (1959―2019), Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәхибҗанов котлаган[1].

2012 елның апрелендә аномаль җылы һава торышы килү һәм кар катламының кискен эрүе нәтиҗәсендә Зәй елгасы ярларыннан ташып чыга. Иске Әлмәт микрорайоны су астында кала, йортларны кешеләрнең биленнән су баса. Аллаһның рәхмәте белән мәчеткә су керми. Мәчетнең цоколь катында су басу вакытында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы урнаша.

Кызыл кирпечтән өч катлы итеп төзелгән мәчетнең төп манарасы керү юлы өстендә урнашкан, түбәдә тагын ике кечкенә манарасы бар, гөмбәзе юк. Икенче катында хатын-кызлар өчен намаз уку залы урнашкан [3]. Мәчетнең цоколь каты традицион алкогольсез тантаналар, дини бәйрәмнәр үткәрү өчен билгеләнгән. Бина эчендә «Кибет М. Абыстай» кибете урнашкан[4].

Мәчетнең имам-хатыйбы ― Минәсхәт улы Фаил хәзрәт Гарифуллин (1978 елгы, 2004 елда В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Әлмәт филиалын тәмамлаган)[5] [6]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү