Габулла Тукай һәйкәле (Әлмәт, 1967)

Әлмәттә бөек татар шагыйре Тукайга 1967 елда куелган һәйкәл (Татарстан, Россия)

Габдулла Тукай һәйкәле (рус. Памятник Габдулле Тукаю в Альметьевске) ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 1967 елда ачылган, шагыйрнең бюсты урнаштырылган архитектура-скульптура комплексы. Бюст авторы ― Садри Ахун (1903―1990), комплекс авторы ― скульптор И. А. Новоселов (Казан).

Һәйкәл
Габулла Тукай һәйкәле
Габулла Тукай һәйкәле
Габулла Тукай һәйкәле
Урын Татарстан, Әлмәт, Г.Тукай проспекты, 27а
Сынчы Садри Ахун,
И. А. Новоселов,
Р. Р. Курамшин
Төзелеш датасы 1967 ел
Материал бронза,
композит материаллар

Әлмәттә Габдулла Тукай һәм Ризаэтдин Фәхретдин проспектлары арасындагы скверда, «Восход» кинотеатры (соңыннан ул «Татарстан» дип үзгәртелә)[1] янындагы мәйданда урнашкан, Ленин урамы ягына карап тора.

1967 елда Әлмәттә (1953 елдан шәһәр) бөек татар шагыйре Габдулла Тукай (1886―1913) хөрмәтенә һәйкәл куела. Бюстның авторы Садри Ахун аны бронзадан ясаган. Бу һәйкәл ― Тукайның тууына 80 ел тулу уңаеннан Әлмәт шәһәренә Татарстан АССР Язучылар берлеге бүләге[2] [3].

Һәйкәлне ачуга багышланган тантаналы митингта КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре Владимир Ермаков, 1нче урта мәктәп директоры Мирза Таһиров (1909―1976), Әлмәт татар театрының 1966―1969 елларда баш режиссеры Сабир Өметбаев (1908―1992), язучылар Гамил Афзал (1921―2003) һәм Әдип Маликов (1921―2009) катнашкан.

2013 елда Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы уңаеннан капиталь ремонт һәм шәһәр һәйкәлләрен торгызу өчен акча җыю өчен телемарафон үткәрелә. Үзгәртеп корулар Тукай бюстына да кагыла. 2014 елда Габдулла Тукай һәйкәле рәссам Р. Р. Курамшин эскизы буенча, заманча композит материаллар кулланып, реконструкцияләнә. Яңа дизайн чишелешендә күреп була торган вертикаль уклы арка һәм югары күтәрелгән, шагыйрь цитатасы булган горизонталь истәлек тактасы әлеге һәйкәлне әйләнә-тирә киңлеккә гармонияле рәвештә тоташтыра[4].

Тасвирлама

үзгәртү
 
Әлмәт язучылары Габдулла Тукай һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәмендә. 2017
 
Комплексның 2014 елда рәссам Р. Р. Курамшин эскизы буенча эшләнгән реставрациядән соңгы күренеше

Бронзадан коелган бюст тимер-бетоннан эшләнгән (соңыннан мәрмәр плитә белән капланган) күтәртмәгә урнаштырылган. Бюст шагыйрьнең портрет охшашлыгын күрсәтә. Шагыйрьнең күз карашы еракка төбәлгән, ачык йөзе илһамлы фикер белән балкыган[4].

Композиция классик стильдә эшләнгән. Комплекста ак штукатурка белән бизәлгән, ачылган китап формасында декоратив такта дивар корылган. Аның сул ягы уксыман áрка формасында тирәнәйтелгән куыш белән, икенче ягы шагыйрьнең татар халкының бөеклеге турында әйткән сүзләре белән бизәлгән:

Татарларның бөеклеге, даны
Сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне
Ходаем бәхетле итсен.

Композиция татар орнаментын кулланып һәм архитектура детальләренең ак фонында алтын төс белән аерылып торган бердәм стильдә эшләнгән.

Биредә ел саен Г. Тукайның туган көнендә (26 апрель) шигърият бәйрәмнәре уздырыла[5]. Бюст урнаштырылган мәйданчыкны һәрвакыт тәртиптә тоталар[1].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү