Татар милли орнаментлары

Татарларның милли орнаментлары - татар халкына гына хас кием-салым, көнкүреш әйберләре, йортларны бизәү өчен кулланыла торган үзенчәлекле бизәк.

Татар халкының борынгы һәм колоритлы мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, шатлык-кайгылары, сугышлары, тормыш рәвеше, ышанулары иҗатында чагылыш тапмаган. Чөнки татарлар борынгы халык, аның тарихы һәм мәдәнияте гасырлар дәвамында исәпләнә. Үзенең көнкүреше һәм дөньяны күзаллавы белән татар милләте янәшә урнашкан башка милләтләрдән аерылып тора. Шуңа күрә, татарларның кием-салым, көнкүреш әйберләре, йортлар бизәү өчен кулланыла торган орнаменты бик тә үзенчәлекле.

Орнамент төрләре һәм мотивлары

үзгәртү

Халыкның яшәү рәвеше төрле эшләнмәләрдәге бизәкләргә сизелерлек йогынты ясады. Нигездә, татар милли орнаментынында борынгы игенчелекнең ачык чагылышы күренә. Әмма осталарның эшләрен игътибар белән өйрәнсәк, шуны әйтергә була: орнаментларда татар халкының ата-бабалары шөгыльләнгән терлекчелек культурасының да йогынтысы сизелә.

Татар бизәкләре һәм орнаментлары өч төрле мотивка ия: геометрик, чәчәк-үсемлекләр һәм зооморф. Аларның тәмамлануы бик үзенчәлекле төсмер алган.

Чәчәк-үсемлек орнаменты һәм аны куллану

үзгәртү

Бизәкләр борын-борыннан гамәли сәнгатьнең күп кенә өлкәләрендә: архитектура, чигү, рәсем сәнгате, агачтан эшләнмәләр ясау осталары тарафыннан кулланылган. Татар орнаменты чәчәк-үсемлек мотивлары белән аеруча киң таралган. Осталар гади формалар да, катлаулы бәйләмнәр да тудыра. Эшләнмәләрдә кулланыла торган төсләр ачык, бай һәм бер-берсенә туры киләләр. Бизәк элементларының нинди тәртиптә урнашуы һәм үзара ничек ярашуы мөһим роль уйный.

Иҗат өчен кулланыла торган чәчәк-үсемлек мотивларында дала, болын һәм бакча юнәлешләре бар. Останың кайда яшәвенә яки остаханәнең кайда урнашуына карап, теге яки бу татар бизәкләре һәм орнаментлары күпчелекне тәшкил иткән. Дала юнәлеше өчен төрле стильдә эшләнгән мәкләр, лалә, канәфер һ.б. чәчәкләр сурәтләнгән мотивлар хас. Болын мотивлары гөлҗимеш, кыңгырау һ.б. чәчәкләр белән чуарлана. Бакча юнәлеше шәһәр җирлекләре өчен хас булган. Нигездә дәлия, хризантема, гөлчәчәк, астралар сурәтләнгән. Татар орнаментында куллана торган ике чәчәк аеруча еш очрый. Лалә һәм канәфер төп мотивлар булып хезмәт итә.

Геометрик һәм зооморф мотивлар

үзгәртү

Зооморф рәсемнәр кулланылмый диярлек. Бу дин таләпләре белән аңлатыла, шуңа күрә татар орнаментларында хайван образлары бик сирәк очрый. Әмма үз эшләнмәләрендә зооморф мотивларны осталар шулкадәр осталык белән башкара ки, хәтта җәнлек икәнлеген аңлап та булмый. Геометрик татар орнаменты еш кына эшләнмәнең мөстәкыйль элементы булып тормый, ә ярдәмче функцияне башкара. Фигураларны куллану сурәтнең нинди булуына бәйле. Мәсәлән, тукуда геометрик мотивлар өстенлек итә, ә чигүдә - геометрик төгәллек белән урнашкан чәчәкләр.

Лалә чәчәгенең мәгънәсе

үзгәртү

Һәр халыкның үз символы бар, ул бары тик аның өчен генә әһәмияткә ия. Татар орнаментында күп осталар куллана торган төп мотив булып лалә чәчәге тора. Халык өчен бу, барыннан да элек, яңарыш символы. Лалә чәчәге - Татарстан әләмендә. Икенчедән, лалә чәчәге мөселман дөньясының дини карашларына бәйле. Гөлчәчәк шулай ук татар орнаментларында еш чагылыш таба. Һәм янә дини сәбәпләр аркасында: ул Мөхәммәд пәйгамбәр символы булып тора. Чәчәкләр бик нык стильләштерелгән булса да, татар халкының символларын һәм мәдәниятен белгән кеше татар орнаментын укый алачак.

Әдәбият исемлеге

үзгәртү
  • Валеев Ф.Х. - Татарский народный орнамент.
  • Фуад Валеев «Татар халык орнаменты» Казан, 2002.