Талхина Динә Азат кызы (27 июль 1952 ел27 февраль 2007 ел) — башкорт шагыйре, 1992 елдан Башкортстанның һәм Рәсәй Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003).

Динә Талхина
Туган 27 июль 1952(1952-07-27)
Аргаяш районы, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 27 февраль 2007(2007-02-27) (54 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

Динә Азат кызы Талхина (Хафизова) Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Мәтәл авылында туган. Уфадагы 1нче мәктәп-интернатта урта белем ала.

1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1974 елдан башлап Учалы районындагы Миндәк урта мәктәбендә мөгаллимлек итә. Ул инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.

1977 елда районның «Серп и молот» («Урак һәм чүкеч») гәзитенең бүлек мөдире була. 1981-2005 елларда Китап нәшриятының мөхәррире һәм бүлек мөдире.

Иҗат юлы үзгәртү

Динә Талхина иҗат юлына 1980 елларда аяк баса. Проза һәм поэзия жанрларында уңышлы эшли, тәүге китаплары кече яшьтәге мәктәп балаларына карый.

1989 елда «Тылсымлы күлмәкләр» дигән беренче китабы дөнья күрә. 1997 елда — «Йөрәгемдә җырлар йөртәм» һ.б. шигъри җыентыклар чыгара.

Ә «Бармакларым арыды» (1992), «Күңелле әлифба» («Веселая азбука»; 1993), «Әйтергә өйрәнәбез» (2007) исемле китаплары балалар өчен язылган. Аның шигъриятендә зур урынны мәхәббәт һәм фәлсәфи шигырьләр алып тора.

Аның сүзләренә композиторлар Р. Сәлмәнов, Салават Низаметдинов, Руза Сәхәветдинова һ.б. җырлар язган. Шагыйрәнең әсәрләре азәрбайҗан, рус, татар телләренә тәрҗемә ителгән.

Китаплары үзгәртү

  1. Гаҗәп күлмәкләр (1989).
  2. Бармакларым арыды (1992).
  3. Веселая азбука (1993).
  4. Зәңгәр күл әкиятләре (1993).
  5. Йөрәгемдә җырлар йөртәм (1997).
  6. Йөрәгемдә еллар йомыла (2002).
  7. Мин – актамыр (2006).
  8. Әйтергә өйрәнәбез (2007).
  9. Шигъри әлифба (2009).
  10. Яфрак яшергән сер (2017).

Шагыйрь турында үзгәртү

«Динә Талхинаның ижатын тын гына аккан елгага охшатам. Күңел күзе күргәнгә, мул ул.» Гөлназ Котыева, шагыйрә

Үле кешене дә терелтердәй сүзләр таба белә Динә. Язучыларны балалар өчен язарга өндәр, сорар иде. Нәшриятта балалар секторын булдыру,балаларга язган авторларга тиешле гонарар түләү, башка китапларына комачау булмасын дип янулары әле һаман күз алдымда", — дип истәлекләре белән уртаклаша Таңчулпан Гарипова, язучы, драматург

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003)

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү