Зөһрә Котлыгилдина

Котлыгилдина Зөһрә Сәлимҗан кызы (20 август 1951 ел) — башкорт журналисты, шагыйрь һәм балалар язучысы. 1979 елдан СССР Журналистлар берлеге, 1989 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). Республика Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе (2020), Баязит Бикбай (2011) һәм Рәми Гарипов исемендәге (2012) премияләр лауреаты.

Зөһрә Котлыгилдина
Туган 20 август 1951(1951-08-20) (72 яшь)
Куергазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре
Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1995), Шәһит Ходайбирдин (2020), Баязит Бикбай (2011) һәм Рәми Гарипов исемендәге (2012) премияләр лауреаты.

Биографиясе үзгәртү

Зөһрә Сәлимҗан кызы Котлыгилдина 1951 елның 20 августында Башкорт АССРның (хәзер Башкортстан Республикасы) Куергазы районы Ялчыкай авылында туган. 1968 елда Таймас урта мәктәбен тәмамлый. 1968-1969 елларда шушы ук районның Чишмә авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, 1969-1970 елларда «Ильич юлы» район газетасында тәрҗемәче була.

1970-1975 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый, мондагы «Шоңкар» әдәби-иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнә. Бишенче курста укып йөргәндә (1974 ел), «Башкортстан пионеры» балалар һәм үсмерләр гәзитенә эшкә чакырыла, һәм бүгенге көнгәчә шул басмада хезмәт итә, гәзитнең әдәбият бүлеге мөдире.

Журналистикада озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен, «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Зөһрә Котлыгилдина үзенең гәзиттә эшләү дәверендә тәүге тапкыр "Башкортстан пионеры"нда каләмен сынап караган кыз һәм малайларның берничә дистәсен әдәби иҗат һәм журналистика юлына алып чыгучы.

Иҗаты үзгәртү

Әдәбиятка узган гасырның 70-се елларында килә. Шигърият, чәчмә жанрларында иҗат итә. «Уелам уйларымнан», «Шәфәкъ нуры» җентыкларында шагыйрәнең яшәү мәгънәсе, дөнья язмышы хакындагы шигъри уйланулары чагылыш тапты. Зөһрә Котлыгилдинаның күпчелек шигырьләре үзенчәлекле лиризмы, халыкчан теле белән аерылып тора Аның дистәләгән шигыренә көйләр язылган. Бигрәк тә әдипнең танылган композитор Салават Низаметдинов белән иҗади дуслыгы нәтиҗәле булды.

«Әсәем сөенече» китабы белән әдип үзен башкорт балалар прозасы өлкәсендә уңышлы иҗат итүче хикәяче итеп танытты.

  • Уелам уйларымнан: Шигырьләр. — Уфа, Башкортстан китап нәшрияты, 1983. — 32 бит.
  • Әнкәем сөенече: Хикәяләр. — Уфа, Башкортстан китап нәшрияты, 1985. — 56 бит.
  • Шәфәкъ нуры. Уфа, 1989;
  • Җырчы гөлләр. Уфа, 1993;
  • Миләш тәлгәшләре. Уфа, 1996;
  • Тамырларым — җирдә, җаным — күктә, 2001.
  • Күзләремә кара: Шигырьләр., дастан. — Уфа: Китап, 2013. — 232 бит.
  • Витамин кайда үсә?: Балалар өчен хикәяләр һәм шигырьләр.. — Уфа: Китап, 2013.
  • Сугыш яралаган балачак: Документаль публицистика. — Уфа: Китап, 2015. — 356 бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Язучы турында матбугат үзгәртү

Өстәмә мәгълүмат үзгәртү

  • Зөһрә Котлыгилдина — шагыйрь Миңлегөл Хисамованың бертуган сеңлесе.
  • Шагыйрьнең тормыш иптәше — Мәһәдиев Нияз Бикҗән улы (1963-2019)[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 11 март 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү