Илдар Сәетов
Илдар Сәетов, Илдар Ширкәт улы Сәетов (1957 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР Бакалы районы Бакалы ― 2020 елның 14 октябре, РФ, БР, Уфа) — драма актеры, РФ атказанган (2008), БР халык (2002) артисты. 1983―2020 елларда М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры актеры.
Илдар Сәетов | |
---|---|
Туган телдә исем | Илдар Ширкәт улы Сәетов |
Туган | 25 гыйнвар 1957 СССР, РСФСР, БАССР, Бакалы районы , Бакалы |
Үлгән | 14 октябрь 2020 (63 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | драма актеры |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт академия драма театры |
Бүләк һәм премияләре |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1957 елның 25 гыйнварында БАССР Бакалы районы Бакалы авылында туган. Бакалыда 2- санлы урта мәктәпне тәмамлагач, кирпеч заводында эшли, хәрби хезмәтен үти. Уфа дәүләт сәнгать институтының театр сәнгате факультетын ( Р.В. Исрафилов, П.Р. Мельниченко курсы) тәмамлаган (1983)[1]
2020 елның 14 октябрендә Уфада вафат. Актер озак авырган, катлаулы операция кичергән булган[2].
Иҗаты
үзгәртү1983―2020 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актер булып хезмәт итә.
Уйнаган рольләре
үзгәртүГафури театрында
үзгәртү- адвокат Нагело «Елый белми торган хатын» (Женщина, которая не умеет плакать) Э. де Филиппо
- Андрей «Өч кыз туган» (Три сестры) А.П. Чехов
- Буштец «Рядовойлар» А. Дударев
- Великатов «Талантлар һәм баш иючеләр» (Таланты и поклонники) А.Н. Островский
- Вилдан «Бибинур, һай, Бибинур» Флорид Бүләков
- граф Федерико «Печән өстендәге эт» (Собака на сене) Л.де Вега
- капитан Казарян «Ярлыкау» Мостай Кәрим
- Кудашев «Соңгы патриарх» Азат Абдуллин
- Кудашев «Унөченче рәис» Азат Абдуллин
- Кудимов «Өлкән ул» (Старший сын) А.В. Вампилов
- Тимербай «Эх, дускаем Байтимер» Р. Кинҗәбаев
- Тулпар «Оч, Тулпарым» Флорид Бүләков
- Ялчыгул «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим
- Чесвик «Күке оясы» (Пролетая над гнездом кукушки)
- Бәпәнәй «Мактымсылу, Әбләй һәм кара юрга»
- Кнуров «Бирнәсез кыз» А.Н. Островский
- Гыйззәт «Гап-гади авыл тарихы»
- Ырыскул «Ак пароход» Чыңгыз Айтматов
- Насыйр «Бервакыт санаторийда»
- Сталин, Рәшит Галиб «Әхмәтзәки Вәлиди Тоган»
- Лемур «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Ялчыгул «Шәүрәкәй»
- Семенов «Каһым-түрә»[3] һ.б
Фильмографиясе
үзгәртү- 2003 ― «День хомячка» ― полковник Безухов
- 2005 ― «Медведь» ― Омар
- 2016 ― «Кыргый» (режиссеры Ф. Утарбаева) ― табиб-хирург
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Халыклар Дуслыгы ордены
- БАССР атказанган артисты.
- Башкортстанның халык артисты (2002).
- РФ атказанган артисты (2008).
Чыганаклар
үзгәртү- Бакалинская земля: история и люди (Бакалы энциклопедиясе). Уфа, 2010 ISBN 978-5-85051-512-6
Сылтамалар
үзгәртү- И. Сәетов Гафури театры сайтында 2016 елның 3 март көнендә архивланган.
- И. Сәетов «Чикләрсез татарлар» сайтында
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Совет һәм Россия актерлары сайтында, archived from the original on 2017-03-22, retrieved 2015-07-19
- ↑ Уфада Башкортстанның халык артисты, Башкорт драма театры актеры Илдар Сәетов дөнья куйган. ИА «Башинформ», 14.10.2020
- ↑ Гафури театры сайтында, archived from the original on 2016-03-03, retrieved 2015-07-19