Айрат Әбүшахманов
Айрат Әбүшахманов, Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов (баш. Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов, 1974 елның 19 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — драма театры артисты, режиссёр. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссёры (2019 елдан). «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008, 2016). БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Татарстанның Дамир Сираҗиев (2009), Башкортстанның Салават Юлаев (2020) исемендәге премияләре лауреаты.
Айрат Әбүшахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов |
Туган | 19 август 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | театр режиссёры, драма артисты |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2009) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1974 елның 19 августында Уфада драма театры артисты, РСФСР атказанган артисты Әхтәм Әбүшахманов (1948) гаиләсендә туган. Уфа сәнгать институтын (Рифкать Исрафилов курсы, 1995), РАТИ (ГИТИС) (П. Хомский курсы, 2003) тәмамлаган.
1995 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актёр.
2003 ел — «Яңа драма театры»нда (Мәскәү) режиссёр ярдәмчесе.
2004 елдан — М. Гафури театрында: режиссёр, 2005―2012 елларда һәм 2019 елдан ― баш режиссёр[1][2].
2021 елдан — Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең (рус. СТД РФ) милли театрлар кабинеты секретаре[3].
Иҗаты
үзгәртүУйнаган спектакльләре
үзгәртү- «Уникенче төн» Уильям Шекспир — шамакай Фесте
- «Попугай Жако» В. Славкин — Ул
- «Яралы язмышлар» Н. Асанбаев — Котов
- «Аңлашылмаучылык» А. Камю — Ул
- «Карлыгач» Баязит Бикбай — Ваһап
- «Законлы никах белән!» Әнгам Атнабаев — Гашыйк
Куйган спектакльләре
үзгәртү- «Җиңү һөнәриләре» (Профессионалы победы) А. Гельман
- «Шаяннар» (Шутники) А. Островский
- «Бала табарга вакыт» (Время рожать) В. Ерофеев
- «Сәяхәтче Синдбад» (Синдбад Мореход) Шульжик
- «Карнавалның соңгы кичәләреннән берсе» (Один из последних вечеров карнавала) К. Гольдони.
- «Озын-озак балачак» М. Кәрим
- «Өзелгән өметләр» Ә. Атнабаев
- «Кызыл йолдыз» М. Гафури
- «Кодача» Баязит Бикбай
- «Ярату гөнаһмы? Т. Миңнуллин
- «Кәккүк оясы» Кен Кизи
- «Кар патшабикә» Г.Х. Андерсен
- «Җырларда – еллар тавышы» (ретро-фантазия)
- «Мулла» Т. Миңнуллин
- «Шәүрәкәй» М. Бурангулов
- «Серле чуен» (Оста һәм өйрәнчек) З.Биишева
- «Гаиләм» Т. Дәүләтбирдина
- «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» Н. Асанбаев
- «Алтын ачкыч-Remake» (Буратино) А. Толстой
- «Маугли» Р. Киплинг
- «Кызык бу тормыш» В. Шукшин
- «Юл кагыйдәләре-безнең дуслар» (балалар өчен)
- «Ай тотылган төндә» М. Кәрим
- «Бәхет хакы» Х. Мөдәрисова
- «Rudi – never off...» Ә. Әбүшахманов
- «Әрем исе» Илгиз Зәйниев[4]
- «Мәзәк очрак» К. Гольдони
- «Рядовойлар» А. Гельман
- «Ике хат» М. Кәрим
- «Җиде кыз» Н. Асанбаев
- «Кураж анакай һәм балалары» Б. Брехт
«Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителү
үзгәртү- 2008 — Уфада М. Гафури театрында куйган «Кәккүк оясы» (Пролетая над гнездом кукушки) спектакле өчен «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә.[5]
- 2016 — Уфада М. Гафури театрында куйган «Кара йөзләр» (Мәҗит Гафури әсәре) спектакле өчен «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителә[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2003 — «Театр язы» республика фестивале (Уфа) — диплом
- 2005 — «Нәүрүз» халыкара театр фестивале (Казан) — приз
- 2006 — «Туганлык» төрки театрлар фестивале (Уфа) — Гран-при
- 2008 — «Алтын битлек» премиясе фестивале (Мәскәү) — номинант (диплом)
- 2009 — «Нәүрүз» халыкара театр фестивале (Казан) — диплом
- 2009 ― Дамир Сираҗиев премиясе
- 2010 — VII «Арлекин» милли театр фестивале (Петербург) — лауреат
- 2012 ― БР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2020 — Салават Юлаев премиясе ― Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы һәм Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльләр өчен (Гафури театрының баш рәссамы Альберт Нестеров белән бергә)[7]
Моны да карагыз
үзгәртү- А. Әбүшахманов: Хәзер театрларда акча белән иҗат көрәшә 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- А. Әбүшахманов белән әңгәмә
Сылтамалар
үзгәртү- «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты 2021 елның 25 сентябрь көнендә архивланган.
- Гафури театры сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Коллективу Башдрамтеатра представили главного режиссёра 2019 елның 3 июль көнендә архивланган.. Гафури театры сайты(рус.)
- ↑ Айрат Әбүшахманов Гафури театрының баш режиссеры итеп билгеләнде. Азатлык радиосы, 28.09.2018
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Айрат Абушахманов избран секретарем кабинета национальных театров Союза театральных деятелей РФ. ИА Башинформ, 29.10.2021
- ↑ Татар иле(үле сылтама)
- ↑ «Алтын битлек» сайтында, archived from the original on 2021-09-25, retrieved 2015-01-31
- ↑ «Алтын битлек» фестивале сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23
- ↑ Указ Главы Республики Башкортостан от 5 октября 2020 года №УГ-428 «О присуждении Государственных премий Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева в области литературы, искусства и архитектуры 2020 года». Официальный интернет-портал правовой информации Республики Башкортостан (2020-10-17). әлеге чыганактан 2021-05-07 архивланды. 2021-11-27 тикшерелгән.