Альберт Нестеров
Альберт Нестеров, Альберт Валерий улы Нестеров (рус. Альберт Валерьевич Нестеров, 1976 елның 11 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― театр рәссамы, 2012 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2013), Россия Федерациясенең «Алтын битлек» театр (2016), Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт (2020) премияләре лауреаты.
Альберт Нестеров | |
---|---|
Туган телдә исем | Альберт Валерьевич Нестеров |
Туган | 11 март 1976 (48 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | режиссёр, театр рәссамы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | Альберт Нестеров |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1976 елның 11 мартында Уфада туган. Черниковкада балалар сәнгать мәктәбен (лицей), Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссёрлык бүлеген тәмамлаган (Р. В. Исрафилов курсы, укытучылары Б. Б. Хәйбуллин, И. Ш. Сәетов, 2000) [1]. Диплом эше ― Жан Батист Мольерның «Саран» пьесасы буенча куелган спектакль.
Хезмәт юлы
үзгәртүЮгары уку йортында укыганда Гафури театрының баш рәссамы Таң Еникеевның ассистенты була.
2001 елдан Салават драма театрында: куючы-рәссам, 2003―2012 елларда ― театрның баш рәссамы.
2012 елдан – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының баш рәссамы.
2016 елда узган IV халыкара «Нәүрүз» театраль белем бирү фестиваль-форумында (Казан) «Спектакльнең образын иҗат иткәндә пьеса белән эшләү» семинарын алып бара[2].
Иҗаты
үзгәртүА. В. Нестеров бер үк вакытта сценограф, костюмнар һәм яктырту буенча рәссам, реклама продукциясе дизайнеры. Төрле театр сәхнәләрендә Альберт Нестеров 100 дән артык спектакль бизәгән [3].
Бизәгән спектакльләренең кайберләре
үзгәртү- Бирнәсез кыз (А. Островский, 2012)
- Ак пароход (Ч. Айиматов, 2013)
- Әниләр һәм бәбиләр (Т. Миңнуллин, 2014)
- Каһым түрә (Б. Бикбай, 2015)
- Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина, 2017)
- Ташлама утны, Прометей (М. Кәрим, 2018)
- Кыз урлау (М. Кәрим, 2019) һ. б.
- Шулай булды шул (Т. Миңнуллин)
- Соңлаган мәхәббәт (А. Островский)
- Сөяркәм килгән. Нишләргә? (З. Хәким)
- Ай тотылган төндә (М. Кәрим) һ. б.
- Урман әкияте
- Ябык ишекләр артында (Ж. П. Сартр) һ. б.
- Асылъяр (М. Фәйзи)
- Кодача (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев) һ. б.
- Сыер (Н. Хикмәт)
- Җил көе (З. Хәким)
- Килмешәк (С. Гаффарова, 2017)[4]
- Күрәсем килгән иде (И. Мәхмүтова)
- Ырынбур рус театры
- Купшы ир (С. Белов )
- Аккош күле (А. Чехов) һ. б.
- Новосибирск театры
- Зөләйха күзләрен ача (Г. Яхина)
- Сөясеңме, сөймисеңме (Ф. Бүләков, 2021)[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2013 ― БР атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2016 ― «Алтын битлек» премиясе ― «костюмнар буенча иң яхшы рәссам эше» номинациясендә (Гафури театрында куелган «Кара йөзләр» спектакле, М. Гафури әсәре) [6][7]
- 2016 ― Салават Юлаев ордены ― «мәдәният, сәнгать өлкәсендә югары иҗади казанышлары өчен» [8]
- 2020 ― Салават Юлаев премиясе ― Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы һәм Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча куелган спектакльләр өчен (Гафури театрының сәнгать җитәкчесе Айрат Әбүшахманов белән бергә) [9]
Сылтамалар
үзгәртү- Альберт Нестеров. 2021 елның 2 декабрь көнендә архивланган. Гафури театры сайты(рус.)(башк.)
- Альберт Нестеров. 2021 елның 2 декабрь көнендә архивланган. «Алтын битлек» фестиваленың рәсми сайты(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Илюза Капкаева. Похоже, талант у Нестеровых - это фамильное... Вечерняя Уфа, 20.04.2016(рус.)
- ↑ Сведения о контракте. Госзатраты
- ↑ Альберт Нестеров. Новосибирскиның «Старый дом» театры сайты(рус.)
- ↑ Килмешәк. Камал театры сайты
- ↑ Флорид Бүләков «Сөясеңме, сөймисеңме…». Минзәлә театры сайты
- ↑ «Алтын битлек» фестивале сайтында, archived from the original on 2016-07-07, retrieved 2016-04-23
- ↑ Золотая маска. Лауреаты 2016. 2022 елның 14 март көнендә архивланган. goldenmask.ru
- ↑ Альберт Нестеров награжден орденом Салавата Юлаева! 2021 елның 2 декабрь көнендә архивланган. Гафури театры сайты
- ↑ Указ Главы Республики Башкортостан от 5 октября 2020 года №УГ-428 «О присуждении Государственных премий Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева в области литературы, искусства и архитектуры 2020 года». Официальный интернет-портал правовой информации Республики Башкортостан (2020-10-17). әлеге чыганактан 2021-05-07 архивланды. 2021-12-02 тикшерелгән.