Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры

(Стәрлетамак драма театры битеннән юнәлтелде)

Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры, баш.  Стәрлетамаҡ башҡорт дәүләт драма театры, рус. Стерлитамакский государственный башкирский драматический театр, 2013 елның 1 октябреннән Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе составында драма театры, 2022 елның 6 октябреннән ― Илшат Йомагулов исемендәге Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры[1] [2] — БР Стәрлетамак шәһәрендә 1991 елдан иҗат итүче бюджеттагы мәдәният һәм сәнгать дәүләт оешмасы, халыкара һәм республика театр фестивальләре лауреаты. Театр репертуарында — башкорт һәм татар классикасы, башкорт һәм башка милләт драматургларының әсәрләре.
Сәнгать җитәкчесе — Гөлдәр Ильясова
Баш режиссер:

  • Азат Җиһаншин (2009 — баш режиссер, 2012—2014 — сәнгать җитәкчесе)
  • А. Зарипов (баш режиссер, 2018 елдан — сәнгать җитәкчесе)
  • З. Ф. Сөләймәнов (куючы режиссер, 2018 елдан — баш режиссер)
Илшат Йомагулов исемендәге
Стәрлетамак дәүләт
башкорт драма театры
Урынлашу Стәрлетамак, Ленин проспекты, 30в
Нигезләнгән 1991
http://www.str-tko.ru/
Стәрлетамак башкорт театры бинасы

Баш рәссам — Михаил Шнейдерман (1991-1992 елларда), Азамат Хәким улы Гыйләҗев (1995–2009 елларда).
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе директоры — Гафур Хаиткулов.

Тарих үзгәртү

 
Илшат Йомагулов. Театрга 2022 елның 6 октябрендә исеме бирелгән

1991 елның 7 апрелендә казакъ язучысы Дулат Исабеков әсәре буенча эшләнгән «Варислар» спектакле премьерасы була — әлеге көн театрның рәсми ачылу көне итеп санала. Әүвәл башкорт театры, Стәрлетамак театр берләшмәсенең башкорт студиясе булып, Стәрлетамак рус драма театры бинасында урнашкан була. Театрны нигезләүгә аның сәнгать җитәкчесе Гөлдәр Ильясова, драматург Илшат Йомагулов, артистлар Таһир Искәндәров, Рәфига Галина, Кинҗәбикә Исламгулова күп көч сала. ХМАО, Краснодар крае, Самара, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә, Татарстанда, Комида һ.б. гастрольләре уңыш белән уза. Франциядә, Голландиядә, Япониядә, Бельгиядә, Төркиядә (2009-2011, «Нәүрүз» бәйрәмендә), Төркмәнстанда чыгышлары була. Театр ел саен Казакъстан шәһәрләрендә, Краснодар краенда, Петербургта узучы Сабантуй бәйрәмендә, Беларусьта БР мәдәнияте көннәрендә (2008), Мәскәүдә БР көннәрендә (2012) катнаша. Халыкара — «Әндиҗан язы» (Әндиҗан, Үзбәкстан, 1999), «Театр сәнгате аша аңлашу күперләре» (Ош, Кыргызстан, 2002) һәм республика («Театр язы», «БР кече шәһәрләре фестивале» һ.б.) фестивальләрендә катнаша.

2013 елның 1 октябреннән, БР хөкүмәте карары буенча Стәрлетамак филармониясе белән берләшкәч, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе дип атала башлый.

2022 елның 6 октябрендә театрга Илшат Йомагулов исеме бирелгән[3].

Репертуар үзгәртү

Бүләкләре үзгәртү

 
С. Юлаев премиясе
  • 1994 С. Юлаев премиясе — «Онытылган дога» спектаклен куйган иҗат төркеменә (Флорид Бүләков, автор, Гөлдәр Ильясова, режиссёр, Ирина Филиппова, балетмейстер).
  • 2008 Балалар өчен «Колынчак» республика фестивале, Гран-при — «Сихерле моң» (Илшат Йомагулов әкияте буенча) спектакле өчен.
  • 2010 БР башкорт драматургиясе театр фестивале, Гран-при – «Мәскәү-Васютки» (Флорид Бүләков, режиссер Азат Җиһаншин) спектакле өчен.
  • 2011 III Бөтенроссия «Кәсеп» (рус. Ремесло) яшь татар режиссурасы фестивале (Казан), диплом — «Мәскәү-Васютки» (Флорид Бүләков, режиссер Азат Җиһаншин) спектакленә[4].
  • 2012 V төрки телле театрларның халыкара «Туганлык» фестивале (Уфа), Гран-при — «Мәскәү-Васютки» (Флорид Бүләков, режиссер Азат Җиһаншин) спектакле өчен[5].
  • ТҮРКСОЙ грамоталары, рәхмәт хатлары.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү