Әлфис Гаязов, Әлфис Суфиян улы Гаязов, баш. Әлфис Суфиян улы Ғаязов, рус. Гаязов Альфис Суфиянович (1956 елның 3 июне, БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылы) — педагогия фәннәре докторы (1966), профессор (1967), язучы, дәүләт эшлеклесе, БР мәгариф министры (2011-2015), БР ФА президенты (2015 елдан). РФ мәгариф академиясенең мөхбир-әгъзасы (2009). БР атказанган фән эшлеклесе (2000). РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006). РФ һәм БР язучылар берлеге әгъзасы. Г. Сәләм премиясе лауреаты (1985).

Әлфис Гаязов
Ә.С.Гаязов.jpg
Туган телдә исем Әлфис Суфиян улы Гаязов
Туган 3 июнь 1956(1956-06-03) (63 яшь)
БАССР Аскын районы Иске Казанчы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре педагог, галим
Эш бирүче Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Җефет Гөлшат Әниф кызы, медицина фәннәре кандидаты
Балалар кызы, улы
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1956 елның 3 июнендә БАССР Аскын районы Иске Казанчы авылында туган. Бөре педагогия институтын (1977), Чиләбе педагогия институтының педагогика кафедрасында аспирантура (1986) тәмамлаган. Педагогия фәннәре кандидатлыгына (1986), «Хәзерге этапта укучы яшьләрне ватандарлыкта тәрбияләүнең теориясе һәм практикасы» темасына докторлык (1996) диссертацияләре яклаган.
Хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

  • 1977 елдан Бөре педагогия институтында эшли: ВЛКСМ комитеты сәркатибе, кече фәнни хезмәткәр, өлкән укытучы, биофак деканы (1987 елдан), педагогия һәм психология факультеты деканы (1989 елдан).
  • 1998 елдан Уфада: Акмулла исемендәге БДПУда педагогика кафедрасы мөдире, БДПУның педагогика институты директоры (2001-2011).
  • 2011-2015ларда БР мәгариф министры.
  • 2015 елдан БР ФА президенты.

Гыйльми эшчәнлегеҮзгәртү

  • Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган 150 фәнни хезмәт язган.
  • «Проблемы востоковедения» журналының баш мөхәррире.
  • 50 фән кандидатының һәм 6 фән докторының гыйльми җитәкчесе.

ИҗатыҮзгәртү

Урыс, башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Җырлар («Азан», «Бу дөньяда бездән башка бер кем дә юк», «Казанчы каеннары», «Сиңа бер җыр бүләк итәм», «Чишмә юлы») яза. Драма әсәрләре («Аждаһаны җиңәр мәхәббәт», «Урманнарга керсәң» һ.б.) Гафури, Туймазы, Стәрлетамак театрларында куела. И.В. Гете һәм Һ. Һейнены турыдан-туры алманчадан тәрҗемә иткән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 1985 БАССР комсомолы премиясе
  • 2000 БР атказанган фән эшлеклесе
  • 2006 РФ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
  • 2009 «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчесе — «Урманнарга керсәң» пьесасы өчен[1].

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Гөлшат Әниф кызы (1958 елның 4 мартында Балтач районы Штәнде авылында туган), медицина фәннәре кандидаты[2].

  • кызы Лариса, педагогия фәннәре кандидаты.
  • улы

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Әлфис Гаязов. Урау юллар урау түгел. «Казан утлары», 2016 ел, № 6.
  2. Гаязов Ә. Казанчы каеннары. Уфа, 1999.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү