Стәрлетамак рус драма театры

Стәрлетамак рус дәүләт драма театры (рус. Стерлитамакский русский драматический театр, баш.  Стәрлетамаҡ рус дәүләт драма театры) — 1946 елдан Стәрлетамакта иҗат итүче сәнгать коллективы (театр). Башкортстанның өлкән театрларыннан берсе.

Стәрлетамак дәүләт
рус драма театры
Русский драмтеатр в Стерлитамаке.jpg
Урынлашу 453124 Стәрлетамак, Ходайбердин ур., 18
Нигезләнгән 1946
rusdramteatr.ru
Стәрлетамак рус драма театры бинасы

ТарихҮзгәртү

1930-еллар ахырында Белоретта рус шәһәр драма театры оештырыла. 1941 елның 4 гыйнварында РСФСР ХКШ күрсәтмәсе буенча Стәрлетамакта гастрольдә булган Белорет театры әлеге шәһәрдә калдырыла (Баязит йорты театр өчен бирелә). Театр исеме «Рус драма театры» итеп үзгәртелә[1]. Яңа театр труппасына элекке Белорет драма театры, Бөренең рус драма театры, Уфаның рус драма театры һәм БАССР дәүләт филармониясе каршындагы оперетта ансамбле артистлары җәлеп ителә.

1946 елның 25 гыйнварыннан театр директоры итеп И. И. Чернышевский–Толкачев, августтан режиссер итеп К. Х. Шахбазиди билгеләнә. Төрле вакытта театрның сәнгать җитәкчесе булып В. Гриценко, П. Ремизов, Е. Меркулович, Д. Шрагер, А. Полянкин эшли. Шулай ук С. Оборенко, К. Хотяновский, А. Бовен, О. Зарянкин спектакльләр куя. Сәхнәне Л. Алексеев, М. Кузнецов, М. Шнейдерман, В. Хлыбов, А. Плотников бизи, П. Ремизов, Е. Вильчевская, М. Маркелова, Б. Земло (19601987 елларда – театрның директоры), А. Злобинская, Э. Морская, В. Астахов һ. б. уйный.

  • 1990 елдан — САММИ (актерлар, менеджерлар, меценаттар, интеллектуаллар союзы) дәүләт театр-мәдәният берләшмәсендә (рус. Государственное театрально-культурное объединение «САММИ»)
  • 1993 елдан — Стәрлетамакның дәүләт театр берләшмәсендә (рус. Государственное театральное объединение Стерлитамака)
  • 2002 елдан — Стәрлетамак рус драма театры

Театр Мәскәүдән, Нижгардан, Ивановодан, Орёлдан режиссерлар чакыра. Театр сәхнәсендә рус һәм дөнья драматургиясе үрнәкләре буенча 500 тамаша күрсәтелгән. Һәр сезонда төрле жанрдагы (трагикомедия, трагедия, фарс-раунд, әкият, рок-притча, трагик балаган) 16-18 тамаша күрсәтелә:

БүләкләреҮзгәртү

Театр — драма коллективлары сәнгатенең бөтенсоюз һәм бөтенроссия смотрлары дипломаты, фестивальләр лауреаты. РФ төбәкләрендә, шулай ук Чехословакия һәм Австриядә гастрольләрдә була.

  • «Театр язы» республика фестивале (Салават) лауреаты («Хапун» В. Ольшанский — «Иң яхшы режиссер эше» номинациясе)
  • Россиянең кечкенә шәһәр театрларының V фестивале (Лысьва) премиясе — («Өйләнү» Николай Гоголь)
  • 2003 — «Күңелле сәхнә арты» (рус. Веселая кулиса) республика фестиваль-конкурсы — Гран-при — «Бөтен дөнья - театр» капустнигы өчен
  • «Алтын ат» (рус. Золотой конек) ачык фестиваль-конкурсы (Төмән) — диплом («Мәхәббәт» М. Шизгал буенча, И. Черкашин куелышында)
  • 2006 — Россиянең кечкенә шәһәр театрлары фестивале (Вышний Волочёк) — лауреат («Хапун» В. Ольшанский — 6 номинациядә)

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү