Архангель районы (Башкортстан)
муниципаль район (Башкортстан, Россия)
(Архангель районы битеннән юнәлтелде)
Архангель районы (рус. Архангельский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Архангельское авылы Уфадан 88 км көнчыгышрак ята. 71 авыл 12 авыл советына берләштерелгән.
Байрак
| |
Башкала | Архангел |
---|---|
Халык исәбе | 18 514 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) ![]() |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,422 км² |
ДДӨБ | 114 метр ![]() |
Координатлар | 54.53°N 56.97°E, 54.5°N 56.83333°E ![]() |
![]() |
Архангель районы Инҗәр елгасының түбәнге агымында урнашкан. Район җиренең 76%ын урманнар били. Белорет, Кырмыскалы, Гафури һәм Иглин районнары белән чиктәш.
ТарихҮзгәртү
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
ХалыкҮзгәртү
Районда 2010 елның башында 19 829 кеше яшәгән. Халыкның 46%ын – башкортлар, 38% – руслар, 9,2% – татарлар, 2,7% – чуашлар, 1,8% – латышлар тәшкил итә.
Районда туган күренекле шәхесләрҮзгәртү
- Гордий Саблуков, рус миссионеры, Коръәнне русчага тәрҗемә итүче.
- Риф Сәйфуллин (1949, Муллакай), Сибай драма театры артисты, Россиянең атказанган (2022), Башкортстан АССР халык (1988) артисты.
- Олег Ханов (11.08.1951, Кызгы), актер, Гафури театрының сәнгать җитәкчесе (2012 елдан), Салават Юлаев премиясе иясе (1981).
ДемографияҮзгәртү
1939[1][2] | 1959[3][2] | 1970[4][2] | 1979[5][2] | 1989[6][2] | 2002[7][2] | 2010[8][2] | 1 гый 2019[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
49 233 | ↘35 545 | ↘28 725 | ↘24 688 | ↘20 603 | ↘20 165 | ↘18 514 | ↘17 441 |
Мәгариф өлкәсеҮзгәртү
2010-11 уку елында 36 мәктәптә 2366 бала укыган. Сәгыйть, Заһит тугызъеллык, Благовещенка урта, Яңа Шәрәй башлангыч мәктәпләрендә татар теле укытыла.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Оценка численности постоянного населения республики Башкортостан на 1 января 2019 г. по муниципальным образованиям
СылтамаларҮзгәртү
- Рәсми сайт (рус.)