Гордий Саблуков, Гордий Семен (Симеон) улы Саблуков, рус. Саблуков Гордий Семенович (Симеонович) (1803, Архангельское, Ырынбур губернасы1880, Казан) — православие миссионеры, көнчыгыш телләре белгече, Коръәнне турыдан-туры гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә итүче һәм нәшер итүче (Казан, 1878), Сарытауда (1830-1849) һәм Казанда руханилар семинариясендә, Казан руханилар академиясендә (1849-1862) татар теле укытучысы (профессор). Тел белеме, нумизматика, археология, кыпчаклар тарихы, Алтын Урда тарихы буенча хезмәтләре бар.

Гордий Саблуков
Туган телдә исем Гордий Семенович Саблуков
Туган 1803(1803)
Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе Архангельское авылы
Үлгән 29 гыйнвар 1880(1880-01-29)
Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Мәскәү руханилар академиясе[d]
Һөнәре тәрҗемәче, миссионер
Эш бирүче Казан руханилар академиясе
Җефет Пелагея Иссидор кызы Атаевская (?-1847)
Балалар улы Всеволод
кызлары Ольга, Августа
Ата-ана
  • Симеон Гурий улы Саблуков (17591835) (әти)
  • Евдокия Семен кызы Саблукова (17741859) (әни)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1803 елда Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе (хәзерге БР Архангель районы үзәге) Архангельское авылында[1] православие рухание гаиләсендә туган.
Ырынбур руханилар укуханәсен (1818, Уфа), Ырынбур руханилар семинариясен (1826, Уфа), Мәскәү руханилар академиясен (1830, Мәскәү) тәмамлаган. Алган белеме буенча рухани булса да, үзен укытучылыкка һәм фәнни эшчәнлеккә багышлый.

Телләр белгече үзгәртү

Телләр өйрәнүгә һәвәслеге кечкенәдән була. Аскын бакыр эретү заводы янәшәсендәге башкорт авылларында яшәүчеләр белән аралашып, алардан аерым сүзләр, хикәятләр язып ала. Мәскәү руханилар академиясендә укыганда үзлегеннән Инҗилне иврит телендә укып чыга. Сарытауда эшләгәндә Троянскийның татар грамматикасыннан[2] татар телен, Болдыревның гарәп грамматикасы китапларыннан[3] гарәп телен өйрәнә.
1841 елда Г. Саблуков калмык теле әлифбасын төзәтү эшендә катнаша.

Белгән телләре үзгәртү


Сарытауда үзгәртү

Үзе дә борынгы тарих белән кызыксынучы Сарытау епискобы Иоаков атакай (Вечерков) яшь укытучыда археология һәм нумизматика фәннәре белән кызыксыну уята: Идел буендагы Үкәк шәһәре хәрәбәләрендә табылган борынгы акчаларны тикшереп, аңлатмаларын яздыра, Г. Саблуковның беренче фәнни мәкаләләрен Казан император университетының Гыйльми язмаларында бастыруга җибәрә.
1843 елда Россия халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан Сарытау губернасына археологик казу-эзләнү эшләренә җибәрелгән А.В. Терещенкога тәрҗемә белән ярдәм итә, аңа татар телен өйрәтә. А.В. Терещенко аркылы Г.С. Саблуков турында Петербург фәннәр академиясендә дә беләләр. Көнчыгыш телләре белгечләре академик Х. Френ, Розен, Готвальд белән хатлар алыша, алардан нумизматикага багышланган китаплар ала. Н.И. Костомаров мөхәррирлегендәге «Саратовские губернские ведомости» газетасында Алтын Урда һәм кыпчак ханлыклары турында мәкаләләре басыла. 1843 елда үз теләге белән рухани дәрәҗәсеннән чыга.

Казанда үзгәртү

1847 елда Казан руханилар академиясе каршында православие дине китапларын татарчага тәрҗемә итү комитеты оеша. Татар теле укытыла торган Казан, Сарытау, Әстерхан рухани семинарияләре укытучыларына Коръәнне тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә. Г. Саблуков тәрҗемә иткән «Утреня» бүлеге Н.И. Ильминскийга ошый һәм ул Казан руханилар академиясе ректоры архимандрит Григорийга Г. Саблуковны Казанга чакырырга тәкъдим итә.
1849 елда Г. Саблуков Казанга күчеп килә. Казан руханилар семинариясендә грек теле һәм Казан руханилар академиясендә татар теле укыта, рухани укуханәләре инспекторы була. Александр Казем-Бек җитәкләгән дини китапларны татарчага тәрҗемә итү комитетына әгъза итеп алына. Казан руханилар академиясенең мөселманлыкка каршы бүлегендә[4] эшләүче буларак, көчләп чукындырылган татарларның кире исламга кайту очракларын тикшерү комиссиясе эшендә катнаша, яңа керәшеннәр авылларында була, кешеләрне үгетли, дини бәхәсләр алып бара. Титулярный советниктан (1848) дәүләт киңәшчесе (1852) дәрәҗәсенә кадәр үсә.
1856 елдагы янгында күп кенә кулъязмалары, тәрҗемәләре янып әрәм була.
1862 елда 13 ел эшләгән академиядән үз теләге белән пенсиягә китә. Күпчелек вакытын Коръәнне русчага тәрҗемә итүгә багышлый. Дин белеме, филология, этнография, тарих, археология, нумизматика, ислам белгече буларак, белемнәре белән теләп уртаклаша. Өендә татар балаларына (мәдрәсә шәкертләренә) рус теле, рус балаларына татар теле укытуы мәгълүм. 1867 елда, пенсиядә булуына карамастан, татарчага тәрҗемә ителгән дини китапларның цензоры итеп билгеләнә. Мәскәүдә чыга торган газеталар аңа Казандагы хәбәрчеләре булырга тәкъдим итәләр.

Коръәннең русчага тәрҗемәсе үзгәртү

 
Коръән тәрҗемәсе.(рус.)
3 басма. Казан, 1907.

Г.С. Саблуковка кадәр Россиядә Коръәнне русчага Аурупа телләрендә (инглиз, француз) нәшер ителгән басмалардан тәрҗемә иткәннәр: мәсәлән, 1734 елда чыккан Джордж Сэльның инглизчә Коръәнен 1792 елда А.В. Колмаков тзрҗемә иткән.
Коръәнне гарәп теленнән русчага турыдан-туры беренче булып Д.Н. Богуславский (1826-1893) 1871 елда ук тәрҗемә итә, ләкин ул тәрҗемә 1995 елда гына китап итеп нәшер ителә.
Шулай итеп, Г.С. Саблуков — Россиядә Коръәнне гарәп теленнән русчага турыдан-туры тәрҗемә итеп, китап итеп бастырган беренче нәшир санала.

2004 елда Петербургта Коръәннең русчага Г.С. Саблуков тәрҗемәсенең 7нче басмасы нәшер ителде.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Пелагея Иссидор кызы Атаевская (1834 елда өйләнешкәннәр). 1847 елда төпчек баласын тапканда үлә.

  • кызы Ольга (18361865), 29 яшендә үлә.
  • кызы Августа (18381895). Г. Саблуков Казанда шушы кызы гаиләсендә яши.
  • улы Всеволод (18471871), Казан университетының юридик факультеты студенты, 23 яшендә үлә.

Басылган хезмәтләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ислам. Белешмә-сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). Казан: ТКН, 1993. ISBN 5-298-00949-2
  2. Липовецкий А. Призвание Гордия Саблукова. «Казань», 2010 ел, № 6.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аскын заводы, Архангельское бакыр заводы дигән исемнәре дә булган
  2. Троянский А. Краткая татарская грамматика в пользу учащегося юношества, сочиненная Казанской Академии Учителем татарского языка священником А. Троянским. СПб., 1814.
  3. Болдырев А.В. Арабская христоматия, литографически изданная. М., 1824; Краткая арабская грамматика , М., 1827, изд. 2-е, 1836.
  4. Казан руханилар академиясендә буддачылыкка каршы эшләү, мәҗүсилеккә каршы эшләү бүлекләре дә була