Гали Алтынбаев
Алтынбаев Гали Мансур улы (19 ноябрь 1956 йыл) — башкорт музыканты, аккомпаниатор-концертмейстер, Башкортстан Республикасының халык артисты (2012).
Гали Алтынбаев | |
---|---|
Туган | 16 май 1957 (67 яшь) Стәрлетамак райуны, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | концертмейстер |
Биографиясе
үзгәртүГали Мансур улы Алтынбаев 1956 елның 19 ноябрендә Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Аллагуат авылында туган.
Дүрт ел Салават музыка мәктәбендә баян классында уҡый. 1976 елда Салават музыка училищесын тәмамлый (Н. А. Гредин классы).
1976-1978 елларда Мәләвез шәһәре музыка мәктәбендә укытучы һәм мәдәният йортында халык биюләре ансамбленең аккомпаниатор-концертмейстеры булып эшли.
1982-1984 елларда хәрби хезмәтен Германиядә үтә, хәрби тынлы оркестрда тромбонда уйный.
1989 елдан алып Уфада Башҡорт филармониясендә эшли.Гали Алтынбаев төрле инструментлар: баян, фортепиано, электрон басма музыка кораллары белән иркен эш итә. Ул музыканың төрле юнәлешләрен яхшы аңлый һәм бу сәләте аны алмаштыгысыз сәхнә партнеры итә.
Гали Мансур улының аккомпаниаторлык осталыгы кабатланмас һәм үзенчәлекле импровизация белән аерылып тора[1].
Ул вокал осталары Я. А. Әбделмәнов, Идрис Газиев, Х. А. Ижбулдин, Нәзифә Кадыйрова, Флүрә Килдиярова, Ф. З. Салихов, Вахит Хызыров һәм башкалар белән чыгыш ясый.
Россия, Австрия, Алмания, Италия, Корея, Филиппин, Төркия буйлап гастрольдә йөри.
Шәхси тормышы
үзгәртүБеренче никахыннан (аерылган) ике кызы бар — Алтынбаева Эльвира Гали кызы (1987) һәм Анисимова Ләйсән Гали кызы (1983).
Икенче никахы (2009 елдан) ― Нәзифә Кадыйрова (1954 елгы), Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Уфада һәм шәһәрдән читтә үз йортлары белән яшиләр[2].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының халык артисты (2012)
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1994)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башҡортостан Республикаһының халыҡ артисы Нәзифә Ҡадырова һәм гармунсы Ғәли Алтынбаев Өфө ҡалаһында һуғыш ветерандарының Республика клиник госпиталендә сығыш яһай
- ↑ Эльмира Сәлахова. «Җырлау сәләте әниемнән күчкән». «Ирек мәйданы», 12.12.2024, № 49 (741), 8-9нчы бит
Сылтамалар
үзгәртү- Г.Ә.Ишкинина, Тәржемәсе Г.С.Балтабаева / Алтынбаев Гали Мансур улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. 9396-altynbaev-gali-mansurovich
- http://www.bashgf.ru/personalii/468/ 2013 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.
- http://www.agidel.ru/?param1=8224&tab=7 2016 елның 4 март көнендә архивланган.