Шәүрә Дилмөхәмәтова

Дилмөхәмәтова-Әхмәдуллина Шәүрә Ишмулла кызы (1961) — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты. Башкортстан Республикасының халык артисты (1996).

Шәүрә Дилмөхәмәтова
Туган 23 сентябрь 1961(1961-09-23)[1] (62 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре театр актеры
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры

Биографиясе үзгәртү

Дилмөхәмәтова-Әхмәдуллина Шәүрә Ишмулла кызы 1961 елда Уфа шәһәрендә дөньяга килгән. Әнисе Әнисә Дилмөхәмәтова — артист һәм драматург. Атасы Ишмулла Дилмөхәммәтов — җырчы һәм курайчы. Мәктәптә укыганда ук, Уфа дәүләт сәнгать институтының әзерлек бүлегендә белем ала, аннары бернинди кыенлыксыз югары уку йортына укырга керә.

1983 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (педагогы Рифкать Исрафилов) тәмамлагач, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрында эшли башлый.

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

  • Зөбәрҗәт ( М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» )
  • Бибибанур (татар драматургы М. Гыйләҗевнең «Сөям, сагынам»)
  • Шәрифә (С. Әбүзәрнең «Хыялый»)
  • Клара («Мәгарә», Г. Шафиков),
  • Варька («Бесталанная», Карпенко-Карый),
  • Анна («Ричард III», В. Шекспир),
  • Фәйрүзә («Айгырыңны биреп тор!», Р. Кинҗәбаев),
  • Хәдичә («Кызыл яулыклы тирәгем», Ч. Айтматов),
  • Кафия («Озын-озак балачак», М. Кәрим),
  • Люся («Әсәем, рапорт бирәм!»)

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1991)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1996)

Сылтамалар үзгәртү

  1. Պոպկով Ա. Одноклассники.ru — 2006.