Наил Галиев (чын исеме Голов Николая Афанасьевич; 9 октябрь 1928 ел7 февраль 2005 ел) — баянчы, композитор. 1957-1998 елларда Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең баянчы-концертмейстры, «Уфа утлары» исемле беренче башкорт профессионал эстрада-инструменталь ансамблен оештыручы һәм аның сәнгать җитәкчесе. Башкорт АССР-ының халык (1988) һәм атказанган (1968) артисты.

Наил Галиев
Туган 9 октябрь 1928(1928-10-09)
Юрковка, Дедовский сельсовет[d], Фёдоровка районы[1]
Үлгән 7 февраль 2005(2005-02-07)[1] (76 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре баянчы, композитор, концертмейстер

Биографиясе үзгәртү

Голов Николая Афанасьевич 1928 елның 9 октябрендә Башкорт АССР-ының Стәрлетамак кантоны Юрковка авылында туган. 1948 елда Чкалов шәһәрендә (хәзер Ырынбур) музыка училищесын тәмамлый.

1952 елда Башкорт халык биюләре ансамбленә (Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле) баянчы булып эшкә алына. 1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. 1957-1998 елларда Башкорт дәүләт филармониясенең баянчы-концертмейстеры булып эшли.

1961 елда «Уфа утлары» исемле тәүге башкорт профессиональ эстрада-инструменталь ансамблен оештыра һәм 1988 елга кадәр аның алмашсыз җитәкчесе була.

Халык арасында үзенең импровизаторлык, аккомпаниаторлык осталыгы белән дан яулый. Репертуарында башкорт һәм татар композиторларының җырларын һәм инструменталь пьесаларын һәм үзенең әсәрләрен башкара.

Популяр җырчы булып танылган тормыш иптәше Мәгфирә Галиева башкаруында Наил Галиевның үзе иҗат иткән әсәрләре җыр сөючеләр арасында киң тарала.

2005 елның 7 февралендә вафат була һәм Уфада җирләнә.

Инструменталь ансамбль өчен пьесалары үзгәртү

  • «Уфа утлары»,
  • «Сабантуй»,
  • «Бөрҗән бию көйләре»,
  • «Егетләр биюе»,
  • «Юлдаш»

Алды үзгәртү

  • «Башкортстан»,
  • «Озата кил»,
  • «Өч егет йөри артымнан»,
  • «Уфа курантлары», Шәриф Биккол сүз;
  • «Бөрлегәнем», Р. К. Вәлиева сүз;
  • «Солдат җыры», Әнгам Атнабаев сүз.

Китаплары үзгәртү

  • «Уйнаек та йырлайык». Уфа, 1994.

Искәрмәләр үзгәртү


Сылтамалар үзгәртү

  • Наил Ғәлиев // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 6 октябрь 2018)