Илдар Маняпов
Илдар Маняпов, Илдар Илдус улы Маняпов (1983 елның 19 мае, Праһа) — балет биючесе, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының (Уфа) әйдәүче солисты (премьер), БР халык артисты (2014), С. Юлаев премиясе лауреаты (2016).
Илдар Маняпов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Илдар Илдус улы Маняпов |
Туган | 19 май 1983 (38 яшь) Праһа |
Яшәгән урын | Зәйнәп Биишева урамы[d] |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Башкортстан дәүләт хореография көллияте[d] |
Һөнәре | балет биючесе |
Җефет | Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе |
Балалар | кызы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1983 елның 19 маенда Праһада (Чехия) туган. Уфада хореография укуханәсен (хәзер Р. Нуриев исемендәге көллият) (БР халык артисты Ю. Ушанов сыйныфы) тәмамлаган (2001).
2001 елдан Уфада опера һәм балет театрында балет труппасында хезмәт итә.
ИҗатыҮзгәртү
Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә (Уфа) катнашып килә (партнерлары Н. Сологуб (Дрезден), М. Думченко (Петербург, Мария театры), К. Кретова (Мәскәү, Кремль балеты), Ю. Мияке (Тойота-Сити-Балет).
РепертуарҮзгәртү
|
|
Концерт номерларыҮзгәртү
- «Классик Па-де-де» (Д. Обер муз.)
- «Очрашу» (П. Даллио муз., Д. Проценко хореографиясе)
- «Диңгездән» (Э. Морриконе муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
- «Адәмһәм Һава» (А. Петров муз., Я. Лившиц хореографиясе)
- «Октет» (Э.У. Элгар муз., Р. Әбүшахманов хореографиясе)
ГастрольләреҮзгәртү
Театр белән Италия (2003, 2010), Мисыр (2003, 2005), Португалия (2005, 2007), Таиланд (2006, 2008), Бразилиядә (2007) һ.б. илләрдә чыгыш ясый.
Шәхси ангажементҮзгәртү
Греция (2008), Алмания (2009), Испания (2010), Франция (2010).
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2008 БР атказанган артисты
- 2014 БР халык артисты
- 2016 Салават Юлаев премиясе — «театр-сәхнә сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, югары башкару осталыгы өчен»[1]
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Гөлсинә Мәүлекәсова, балет биючесе, БР халык артисты.
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ «Кызыл таң», 08.10.2016, archived from the original on 2016-10-08, retrieved 2016-10-21