Фәйрүзә Шәйдуллина

Шәйдуллина Фәйрүзә Динислам кызы (20 март 1951 ел) — татар һәм башкорт җырчысы, Башкортстан Республикасының халык артисты (1992).

Фәйрүзә Шәйдуллина
Туган 20 март 1951(1951-03-20) (72 яшь)
Лаяшты, Ишкар авыл шурасы, Илеш районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт сәнгать институты
Һөнәре музыкачы

Биография үзгәртү

Фәйрүзә Динислам кызы Шәйдуллина 1951 елның 20 мартында Башкорт АССР-ының Илеш районы Лаяшты авылында туган.

Ишкар авылында сигезьеллык мәктәптә белем ала. 1965 елда Уфадагы 2-нче педагогия училищесына укырга керә. Аны 1969 елда тәмамлаганнан бирле Башкорт дәүләт филармониясендә хор капелласында эшли.

1969 елдан солистка булып эшли, 1992-1999 һәм 2003-2004 елларда — дирижер, 1999 елдан Уфа шәһәре Хор капелласы педагог-репетиторы.

2002-2003 елларда һәм 2004 елдан — директор урынбасары, ә 2008 елдан — Башкорт филармониясе труппасы җитәкчесе.

1976 елда Уфа сәнгать институтының хор дирижеры бүлеген читтән торып белем ала (М. А. Букатова класы).

Вокаль партияләре үзгәртү

Шамил Ибраһимовның Кадир Даян шигыренә «Ерак йолдыз», Заһир Исмәгыйлевның Рәшит Назаров шигырена «Ана сүзләре», Салават Низаметдиновның Рәми Гарипов шигыренә «Биш уйлану» хор әсәрләрендә ялгыз башкарылган партияләр, В. А. Моцарт Реквиемы, башкорт җырлары («Элмәлек»), татар җырлары («Минем Ватаным») һ.б.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1992)
  • Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1975)