Моисей Швайштейн

Швайштейн Моисей Хаимович (2 октябрь 1936 ел) — скрипкачы, педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (1993). Башкортстан Республикасының халык артисты (1995).

Моисей Швайштейн
Туган 2 октябрь 1936(1936-10-02) (87 яшь)
Витебск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыка педагогы, эскрипкәче

Биографиясе үзгәртү

Моисей Хаимович (Михаил Ефимович[1]; Швайштейн 1936 елның 2 октябрендә Белоруссия ССРның Витебск шәһәрендә туган.

1954 елда Уфа музыка училищесын (педагогы М. Г. Файн), 1959 елда — П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (педагогы М. Б. Питкус) тәмамлаган.

Консерваторияне тәмамлаганнан соң, 1959-1962 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында оркестр солисты һәм концертмейстеры булып эшли. 1959 елдан — Башкорт дәүләт филармониясе солисты.

Концерт эшчәнлеге белән бер үк вакытта 1962-1972 елларда Уфа сәнгать училищесында кыллы кораллар бүлегендә, 1972 елдан — Уфа сәнгать институтында укытучы булып эшли, 1986 елдан — кыллы музыка кораллары кафедрасы мөдире, профессор (1993).

Укучылары үзгәртү

Швайштейн Моисей Хаимовичның укучылары — скрипкачылар Л. Айкаев, Л Минибаева, Ф. Ситдикова, Н. Кириллова.

Хезмәтләре үзгәртү

Моисей Хаимович Швайштейн — 20 гыйльми-методик эш, ике скрипка өчен пьеса җыентыгы авторы (Уфа, 1982, 1986).

«Мелодия» фирмасында аның башкаруында башкорт композиторларының скрипка музыкасы язылган 2 диск чыгарылган.

Репертуары үзгәртү

Чит ил әсәрләре, рус классикасы, хәзерге заман, шул исәптән башкорт композиторлары, әсәрләре.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1995)
  • БАССРның атказанган артисты (1972)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Башкирская энциклопедия — Швайштейн Михаил Ефимович 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 27 февраль 2018)

Сылтамалар үзгәртү