Миңлегаян Сафина

Сафина Миңлегаян Миңлеәхмәт кызы (2 июль 1951 ел) — Башкорт дәүләт курчак театрының курчакчы-артисты. 1980 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1999).

Миңлегаян Сафина
Туган 2 июль 1951(1951-07-02) (72 яшь)
Абзай, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре кукольник, актёр
Эш бирүче Башкорт курчак тиятры
Бүләк һәм премияләре Башкорт АССРның атказанган артисты (1987), Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)

Биографиясе үзгәртү

Миңлегаян Миңлеәхмәт кызы Сафина 1951 елның 2 июлендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Абзай авылында туган.

1974 елда Уфа сәнгать училищесын (педагогы К. Ф. Гаделшина) тәмамлый һәм үзаллы хезмәт юлын Башкорт дәүләт курчак театрында башлый. «Травести артисты» амплуасына ия.

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

  • Салават (А. С. Фәткуллин, «Бөркет баласы канат җәя» —"Орленок учится летать")
  • принц Жак («Итекле песи» —"Кот в сапогах", М. Алтухов, Ш. Перроның шул ук исемле әкияте буенча)
  • Нуретдин («Алтын куллы Нуретдин», Г. Абакаров)
  • Илсур, Мансур («Әлдермештән Әлмәндәр» — «Альмандар из деревни Альдермеш», Т. Миңнуллин)
  • Шайхаттар («Хыял күпере» — «Мост мечты» М. Кәримнең «Озын-озак балачак» повесте буенча)
  • патша кызы Будур («Аладдинның серле лампасы» — «Волшебная лампа Аладдина», Н. В. Гернет).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкорт АССРның атказанган артисты (1987)
  • Башкортстан Республикасының халык артисты (1999)

Сылтамалар үзгәртү