Идрисов Фәрит Фатыйх улы (12 июль, 1954 ел; Ырынбур) — хәрби хезмәткәр, дирижер, композитор, югары мәктәп укытучысы. Подполковник[1]. Башкортстан Республикасының халык артисты (1997), Башкортстан Республикасының Дәүләт гимнының музыка авторы.

Фәрит Идрисов
Туган 12 июль 1954(1954-07-12) (69 яшь)
Ырынбур, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре дирижёр, композитор
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]

Биографиясе үзгәртү

Фәрит Фатыйх улы Идрисов 1954 елның 12 июлендә Ырынбур шәһәрендә туган. 1980 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең хәрби-дирижерлык факультетын (Россиянең атказанган сәнгать эшмәкәре В. С. Петров классы) тәмамлый. Консерваториядән соң Сембер каласындагы Югары хәрби-команда элемтә училищесына оркестр дирижеры итеп җибәрелә, бу вазифада 1985 елга кадәр хезмәт итә.

1986 елда Фәрит Идрисов Уфа югары хәрби авиацион летчиклар училищесының беренче профессиональ тынлы оркестр оештыра, үзе 1986-1999 елларда оркестрның җитәкчесе һәм баш дирижеры була.

2002 елда Зур театрда Россия Федерациясенең халык артисты, профессор М. Эрмлерда стажировка үтә. Стажировка үткәннән соң 2002 елда Ф. Идрисов Башкорт дәүләт опера һәм балет театры симфоник оркестрына дирижер итеп эшкә чакырыла. Бер вакытта 2004-2010 елларда Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры дирижеры һәм 2011 елга кадәр Уфа дәүләт сәнгать институты укытучысы булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Фәрит Фатыйх улы Идрисов «Фауст» (Ш. Гуно), «Бал-маскарад» (Дж. Верди), «Авыл намусы» (П. Маскань) һәм «Кәмитчеләр» (Р. Леонкавалло), «Карбикә» (Н. Римский-Корсаков), «Урал илчеләре» һәм «Акмулла» (Заһир Исмәгыйлев) һәм башка спектакльләрне куюда катнаша.

Моннан тыш, Фәрит Фатыйх улы Идрисов башкорт шагыйрләре сүзләренә иҗат иткән кырыкка якын җыр һәм романс авторы. Башкорт композиторлары әсәрләрен, башкорт халык көйләрен тынлы һәм симфоник оркестр өчен эшкәртә. Рус, башкорт һәм татар композиторларының тынлы һәм симфоник оркестр өчен әсәрләренең аранжировкаларын язган.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Иҙрисов Фәрит Фәтих улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 8 июль 2019)