Абдуллина Нурия Нәсибулла кызы (15 март 1957 ел) — журналист, җырчы, композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Нурия Абдуллина
Туган 15 март 1957(1957-03-15) (67 яшь)
Әлшәй районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкирский республиканский интернат-гимназия № 1 имени Рами Гарипова[d]
Һөнәре журналист, җырчы, композитор

Биографиясе үзгәртү

Нурия Нәсибулла кызы Абдуллина 1957 елның 15 мартында Башкорт АССРның Әлшәй районы Баязит авылында туган. 1973 елда Уфа шәһәренең 1-нче интернат-мәктәбен тәмамлый[1].

Аннары Уфадагы музыка-педагогия училищесында урта махсус һөнәри белем ала.

1994 елдан Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында музыка кабинеты методисты булып эшли.

1996 елда «Башкортстан» ДТРК-сына радио дикторы итеп кабул ителә.

Җырчы үзешчән композитор буларак та таныла, башкорт халык җырларын башкара.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Изге Әлмөхәмәтов һәм Ишмулла Дилмөхәммәтов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары лауреаты.
  • Нефтекама шәһәрендә үткәрелгән «Дуслык җыры» конкурсы дипломанты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Көҙ миҙгеле танһыҡ миңә». Башҡортостан. әлеге чыганактан 2018-03-21 архивланды. 2018-03-16 тикшерелгән.