Иван Карпухин (5 февраль 1936 ел) — галим-фольклорчы, язучы һәм шагыйрь. 1962 елдан Стәрлетамак дәүләт педагогия институты һәм Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы укытучысы, шул исәптән 1967 елдан рус теле һәм әдәбияты факультетының декан урынбасары, 1974-1982 елларда декан, бер үк вакытта 1976-1978 елларда башлангыч класслар факультеты деканы, 1982 елдан фәнни эшләр буенча проректор; 2003-2012 елларда — рус һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 2003 елдан филиалның һәм Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе Гамәли тикшеренүләр инстититутының лаборатория мөдире. Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (2018), филология фәннәре докторы (1988), профессор (1998). Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1986), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006), ССРБ югары мәктәбе (1980), РСФСРның халык мәгарифе (1977), Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы (1996), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000). Г.Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты (2006), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2016), Әлшәй районының мактаулы гражданы (2012).

Иван Карпухин
Туган 5 февраль 1936(1936-02-05)
Әлшәй районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 апрель 2023(2023-04-21) (87 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре язучы
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Иван Егорович Карпухин 1936 елның 5 февралендә Башкорт АССРның Әлшәй районы Васильевка авылында (Торынтаеш авыл Советында булган) туган.

Халык авыз ижатына кызыксынуны әнисе Анна Михайловна һәм апасы Тамара уята.

Адамовка җидееллык мәктәбен, «биш»ле билгеләренә Дәүләкән педагогия училищесын, 1960 елда — Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Мәктәптә укытучы-телче, Стәрлебашның 2-нче урта мәктәбендә уку бүлеге мөдире булып эшли. 1962 елдан Стәрлетамак педагогия институтында, 1967 елдан — декан урынбасары, 19741982 елларда — рус теле һәм әдәбияты факультеты деканы, 1982 елдан — гыйльми эшләр буенча проректор; 2003 елдан — Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире һәм лаборатория мөдире[1].

1974 елда кандидатлык диссертациясе, 1998 елда М. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетында «Свадьба русских Башкортостана как фольклорно-игровой комплекс (вопросы поэтики и межэтнических взаимодействий)» темасына докторлык диссертациясе яклый.

1966 елдан — Башкортстан буйлап фольклор экспедицияләре җитәкчесе.

Язучы һәм галимнең фәнни кызыксынулары өлкәсе: Башкортстан Республикасының күп этник мохитендә рус фольклоры, республикадагы башка халыкларның фольклоры белән бәйләнеше. Стәрлетамак педагогия институтында рус халык иҗаты, борынгы рус әдәбиятының һәм XVIII гасыр әдәбиятының тарихы турында лекцияләр укый, «Миф. Фольклор. Әдәбият» махсус семинары белән җитәкчелек итә. Шигырьләр, әкиятләр яза.

Хезмәтләре үзгәртү

Карпухин Иван Егорович — 500 дән артык фәнни, укыту-методик һәм иҗади эшләр, шул исәптән 20 китап һәм брошюра авторы.

Аның мөхәррирлеге белән 70 кә якын монография, уку әсбаплары, фәнни хезмәтләр җыентыгы һәм иҗади эшләр нәшер ителә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1996)
  • В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале (1970)
  • РСФСР‑ның халык мәгарифе отличнигы (1977)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1989)
  • «Бөек Октябрь социалистик революциясенә 80 ел» медале (1997)
  • Башкорт АССР мәктәбенең атказанган укытучысы (1986)
  • Россия Федерациясе мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2000)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2006)
  • Стәрлетамак районының Гали Ибраһимов исемендәге әдәби премиясе (2006)
  • Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең мактаулы профессоры (2012)
  • Әлшәй районының мактаулы гражданы (2012)

Китаплары үзгәртү

    • Русская свадьба в Башкортостане (состояние, поэтика, межэтнические взаимосвязи": монография. — Уфа; Стерлитамак, 1999. — 381 с.;
    • Зоренька вечерняя. — Стерлитамак: СГПИ, 2000. — 129 с.;
    • Частушки (в устах нерусских Башкортостана). — Уфа: Китап, 2003. — 528 с.;
    • Русское устное народное творчество. — М.: Высшая школа, 2005. — 280 с.;
    • Частушки (устами русских). — Уфа: Китап, 2006. — 776 с.;
    • Моя судьба — Башкортостан. — Уфа: Гилем, 2007. — 172 с.;
    • Сказки. — Уфа: Китап, 2008. — 440 с.;
    • Фольклор русских Башкортостана. — Стерлитамак: СГПА, 2008. — 102 с.;
    • Свадьбы в Башкортостане на стыке тысячелетий. — Уфа: Гилем, 2009. — 480 с. + илл.16 с.;
    • Частушки в Башкортостане на рубеже тысячелетий. — Уфа: Гилем, 2011. — 220 с. + илл. 16 с.
    • Стерлитамак мой: избранные произведения писателей южного региона Республики Башкортостан / Союз писателей Республики Башкортостан, администрация города Стерлитамака, Стерлитамакская писательская организация. — Стерлитамак, 2004.- С. 203—205.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

(рус.)(Тикшерелгән 2 февраль 2021)