Халидә Уразаева, Халидә Әхмәтзыя кызы Уразаева (ире фамилиясе буенча Спиридонова, 1939 елның 15 апреле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Өчиле Саклау2010 ел, РФ, ТР, Мөслим районы, Мөслим) — мәдәният эшлеклесе, үзешчән җырчы, Татарстан АССР (1971) һәм РСФСР (1975) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халидә Уразаева
Туган телдә исем Халидә Әхмәтзыя кызы Уразаева
Туган 15 апрель 1939(1939-04-15)
ССРБ, РСФСР, ТАССР Ворошилов районы, Өчиле Саклау
Үлгән 2010(2010)
РФ, ТР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Һөнәре мәдәният эшлеклесе
Балалар улы Сирень, кызы Лилия
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1975
Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
Тышкы рәсемнәр
Фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

«Халидә»

Карлар явып китте,
Кышлар инде җитте -
Кыр казлары очты күкләрдән.
Йөрмә янып-көеп,
Гөлләр сулды диеп,
Язлар яме янсын күзләрдә.

Кышлар үтеп бара,
Кар сулары ага -
Җанга рәхәт бүген, күңелгә.
Гөлләр чәчәк ата,
Киткән кошлар кайта -
Яшеллеккә дөнья күмелгән.

Тургайларга тиң син,
Язлар белән кил син -
Сандугачтай сайра моңланып.
Моңнар диңгезендә
Йөз әле бүген дә -
Җырлар белән күмеп дөньяны.
Зиннур Мөхәммәтдинов көе
Марсель Гыймазетдинов сүзләре

 
Мөслим хоры Мәскәүдә. Кремльнең Съездлар сарае, 1973

1939 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Ворошилов районы (1959 елдан Сарман районы) Өчиле Саклау авылында туган. Нәселендә муллалар булган. Әтисе күмәк хуҗалыкта беренче машина йөртүче була, үзе йөргән машинасы белән Бөек Ватан сугышына китә, Белоруссия фронтында һәлак була. Халидә Уразаева Ворошилов районы (1959 елдан Сарман, 1984 елдан Тукай районы) Теләнче-Тамак урта мәктәбендә (Илһам Шакиров укыган мәктәп) укыган. 7 сыйныфны тәмамлагач, җыр яраткан, матур тавышлы Халидә Алабуга мәдәният-агарту укуханәсендә (2013 елдан көллият) укыган. 1958 елда юллама белән Мөслим районына эшкә җибәрелә, район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, 19681977 елларда мәдәният йорты директоры. Музыка мәктәбе директоры ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Ария Степан кызы Овчинникова белән җырга оста мөслимлеләрдән йөз кешелек академик хор оештыра. Башлап җырлаучысы Халидә Уразаева булган хор коллективы 1972 елда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында, Идел буе зонасында үзешчән сәнгать коллективлары арасында бәйгедә (Самар) җиңеп чыгучы буларак, 1973 елда Мәскәүдә Кремльдә Съездлар сараенда[1], 1977 елда Чехословакиянең 6 шәһәрендә чыгыш ясый. Сарман, Актаныш, БАССР Бакалы районнарында, Казан, Ленинград, Ырынбур, Сембер, Пермь, Курган, Төмән һ. б. шәһәрләрдә зур концертлар бирә. 1977 елнын 21 сентябреннән 1987 елнын 18 мартына кадәр — Мөслим районы мәдәният бүлеге мөдире[2], 1987 елдан пенсиягә чыкканчы Мөслим районы балалар китапханәсе мөдире.

40 елга якын мәдәният өлкәсендә эшләү дәверендә күп смотр-конкурсларда лауреат, дипломант исеменә лаек була. Бик матур җырлаганы өчен, халык аңа «Мөслим сандугачы» дип исем бирә. Шагыйрь Марсель Гыймазетдинов һәм үзешчән композитор Зиннур Мөхәммәтдинов «Мөслим сандугачы»на багышлап, «Халидә» дигән җыр яза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире — Федор Петр улы Спиридонов, 42 ел Мөслим районы кино челтәрендә эшләгән, «ССРБ киночелтәре отличнигы». Улы Сирень, табиб, кызы Лилия, Менделеевск районы мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Халидә Спиридонова. Мөслим гимназиясе укучылары сайты
  2. Мөслим районы мәдәният бүлеге мөдирләре. 2021 елның 11 апрель көнендә архивланган. Мөслим районы сайты

Әдәбият үзгәртү

  1. Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003 ел, 74-75нче бит.
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000 ел, 182нче бит.
  3. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006 ел, 190-193нче бит. ISBN 5-85247-005-4
  4. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017 ел, 328нче бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү