ССРБның 50-еллыгы исемендәге Зәй дәүләт район электр станциясе – Зәй шәһәрендә, Зәй елгасында урнашкан җылылык конденсацион электр станциясе. Гомуми куәте 2400 МВт булган 12 блоктан тора. Беренче энергия блогы 1963 елда, соңгы (уникенче) энергия блогы – 1972 елда сафка тапшырылган. 1976 елның 13 февралендә сәнәгый файдалануга тапшырылган. Эшчеләр саны: 1948 кеше (1997), 1000 тирәсе кеше (2013).

Зәй ДРЭСы
Сәнәгать тармагы электр энергетикасы
Штаб-фатир 423950, ТР Зәй районы, Зәй 34 нче ә.ә.
Продукциясе
электр һәм җылылык энергиясе
Хезмәткәрләр саны
1000 (2013)