Зәй металл конструкцияләр заводы

завод (Зәй, Татарстан, Россия)

Зәй металл конструкцияләр заводы ААҖ (рус. ОАО Заинский завод металлических конструкций Тимер, ЗЗМК-Тимер)[1] — Татарстан Республикасы Зәй шәһәрендә 1987 елдан гамәлдә булган завод. Төп эшләп чыгарган продукциясе — җиләк-җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм суыткыч камералар. Тимер АҖ һәм Интерхолод уртак предприятиесенә (Франция, Швеция) кергән.

Зәй
металл конструкцияләр
заводы
рус. Заинский завод металлоконструкций Тимер
Элеккеге исемнәр
Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы
Төр
АҖ
Нигезләнгән 1987 ел
Штаб-фатир 423521, РФ, ТР, Зәй шәһәре, Завод ур., 21
Төп затлар
директор И. Г. Сабитов
Продукциясе
металл конструкцияләр
Хезмәткәрләр саны
400 (1994)
2 (2018)
Бала ширкәтләр Тимер-Агро, Тимер-Авто, Агрофермер
Сайт zzmk-timer.ru (ачылмый)
Зәй металл конструкцияләр заводы эче

Урнашуы үзгәртү

Завод биналары Зәй шәһәре эчендә, Зәй тимер юл станциясеннән 1 км, Яр Чаллы пристаненнән 60 км читтә урнашкан.

Тарих үзгәртү

Зәй эксперименталь заводы ТАССР агросәнәгать комитетының 1987 елның 4 маендагы № 312 һәм РСФСР агросәнәгать комитетының 1987 елның 18 июнендәге № 532 приказлары нигезендә булдырылган.

Завод Зәй сәнәгать-төзелеш комбинатының элекке металл конструкцияләр цехы базасында, 9,5 мең кв. м мәйданда барлыкка килгән.

Эшләнмәләр үзгәртү

Предприятиенең төп продукциясе — 35 кВ, 110 кВ, 220 кВ, 330 кВ лы ЛЭП таянычлары, җиңел тимер конструкцияләрдән биналар (эшчеләр өчен вакытлы вахта шәһәрчекләре) салу, 800 тонна сыйдырышлы җиләк-җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм 50, 500, 1000 тонна сыйдырышлы түбән температуралы суыткыч камералар, «Сэндвич» тибындагы чикләү панельләре.

1993 елдан түбән температуралы суыткыч камералар Казан компрессорлар заводы чыгарган МКТ-130-7-3стибындагы суыткыч агрегат белән җиһазландырыла.

Завод өчен кирәкле металл һәм металлопрокатны Череповец, Магнитогорск, Аша, Түбән Тагил, Ново-Липецк металлургия комбинатлары, шулай ук «Амурсталь», «Запорожсталь», Чиләбе профнастил заводлары куя. Химик чимал белән Түбәнкаманефтехим, «Корунд» (Дзержинск) һ. б. предприятиеләр тәэмин итә.

Завод продукциясенә Россиядә, ерак һәм якын чит илләрдә сорау зур. Эшләнмәләр таралу географиясе киң ― Краснодар крае, Төмән өлкәсе, Балтик буе илләре, Ерак Көнчыгыш, Әстерхан өлкәсе, Красноярск крае, Украина, Төньяк Осетия, Диңгез буе крае, Көньяк Сахалин, Идел буе республикалары һәм өлкәләре, БДБның кайбер илләре.

Структура үзгәртү

Завод төп 6 бүлекчәдән тора: тимер конструкцияләр цехы, панельләр җитештерү цехы, ремонт-төзелеш һәм монтажлау-җайлау цехы, автоюл цехы, ремонтлау-эксплуатацияләү цехы һәм газ көче цехы. Заводның җитештерү мәйданы ― 24,8 мең кв. м.

1992 елның мартында Зәй районы Суык Чишмә авылында 7нче цех хокукында агроцех оештырыла. Әлеге цехка 1387 га авыл хуҗалыгы җирләре, ш. и. 120 га сөрү җирләре беркетелгән. Эре мөгезле терлек һәм товарлыклы дуңгызчылык фермалары бар. Агроцехта даими авылда яшәүче 55 эшче көч куя.

Завод үз көче белән эшчеләре өчен торак йортлар һ. б. социаль-мәдәни объектлар төзи. Заводта 400 эшче һәм инженер-техник хезмәткәр эшли (1994).

1987 елдан, ачылган көненнән, завод директоры ― Шамил Салих улы Сәлахов (1953 елгы). [2]. Завод банкротлыкка чыкканчы соңгы җитәкче ―― Сабитов Илгиз Гыйльфан улы [3].

Банкротлыкка чыгару үзгәртү

2018 елның июнендә заводны банкрот дип игълан итәләр. Завод эшчеләрен кыскарталар[4].

Әдәбият үзгәртү

  • Заинский экспериментальный завод модульных металлических конструкций. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 98.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Заинский завод металлических конструкций Тимер(рус.)
  2. Саляхов Шамил Салихович. // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство Реноме, 1994, стр. 206
  3. Заинский завод металлических конструкций. tatcenter.ru(рус.)
  4. ФНС подала иск на 33,8 млн рублей о банкротстве завода металлоконструкций в Заинске. tatcenter.ru(рус.)