Зәй энциклопедиясе

китап (1994, Казан: Реноме)

Зәй энциклопедиясе (рус. Заинская энциклопедия) ― 1994 елның февралендә төзелеп бетеп, нәшриятка тапшырылган белешмәлек. 1994 елда Казанның «Татполиграф» басмаханәсендә 10 000 данәдә басылган. Төзүче―баш мөхәррире ― Владимир Сергей улы Малахов (1927―2017). Россиядә беренче аерым шәһәр энциклопедиясе[1].

Зәй энциклопедиясе
Заинская энциклопедия
Жанр:

тарихи-публицистик басма, белешмәлек

Автор:

Владимир Малахов (төзүче-баш мөхәррир)

Оригинал теле:

рус теле

Язылу датасы:

1994

Нәшер итү датасы:

1994, май

Wikisource-logo.svg Әсәр тексты Викитекада
Китап тышлыгы

ТарихҮзгәртү

Зәй шәһәре нигезләнүгә 340 ел тулуга багышланган[2].

1994 елда «Реноме» нәшрияты тарафыннан Казанның «Татполиграф» басмаханәсендә (Миславский урамы) 10 мең данәдә басылган.

ЭчтәлекҮзгәртү

Энциклопедиядә (кушымталар белән) 400 белешмә мәкалә бирелгән. 119 мәкалә Зәй төбәгенең хәзерге вакытта исән һәм төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан торак пунктларының (күбесенчә, авыллар) кыскача тарихына багышлана. 100 мәкалә Зәй районының һәм Зәй шәһәренең предприятие һәм оешмалары (завод, фабрика, колхоз, совхоз һ. б.) турында белешмә бирә.

Зәй энциклопедиясендә төбәктә, аның тирә-ягында булып узган һәм шушы җирлек өчен мөһим булган тарихи вакыйгалар (Пугачев явы, Сәнәкчеләр фетнәсе һ. б.) яктыртыла.

Зәй төбәгенең борынгы һәм хәзерге заман күренекле шәхесләренең кыскача биографияләре бирелә.

КушымталарҮзгәртү

Энциклопедия ахырында өч кушымта бирелгән:

  • Зәй районының хәзерге чикләрендә урнашкан һәрбер торак пунктының 1912―1913 елларда уздырылган хуҗалык буенча исәп алуның (рус. подворная перепись) статистик материаллары;
  • Язма һәм археологик истәлекләрне чагыштырып булдырылган, тарихи вакыйгаларның төгәл датасын билгеләүче хронологик таблица;
  • Зәй районының авыл хуҗалыгы картасы.

Зәй энциклопедиясен өчен фактик материал илнең төрле (Мәскәү, Ленинград, Казан, Уфа, Ырынбур, Чиләбе һ. б.) шәһәрләре архивларында тупланган. Җирле халыкта сакланган риваять һәм легендалар, вакыйгаларда катнашучыларның истәлекләре файдаланылган. Энциклопедия төзүдә Зәй район советы башкарма комитетының 1935 елдан башлап беркетмәләре мәгълүматлары, район һәм шәһәрнең предприятие һәм оешмалары документлары ярдәм иткән.

РедакцияҮзгәртү

Зәй энциклопедиясен барлыкка китерүдә җирле туган якны өйрәнүчеләр Владимир Сергеевич Малахов (1927―2017, баш мөхәррир-төзүче) [3], Таисья Ивановна Карпова-Аржевитина, Р. С. Мәрдәншина, Ю. В. Корнева, тәрҗемәчеләр Г. М. Мәрдәншин, М. М. Ямалиев, И. Г. Глухов һ. б., шулай ук дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең зур ярдәме кергән.

Энциклопедияне финанслауда район һәм шәһәрнең предприятие һәм оешмаларының зур күпчелеге катнашкан. 1993—1999 елларда Зәй районы һәм Зәй шәһәре администрациясе башлыгы Рәшит Сәет улы Хәмәдиев (1947―2003) һәм аның беренче урынбасары Борис Иванович Порываев энциклопедия редакциясе эшенә даими ярдәм һәм игътибар күрсәткән.

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Заинская энциклопедия (ЗЭ). // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 78.

Моны да карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү