Зәй (станция)

тимер юл станциясе (Зәй, Татарстан, Россия)

Зәй (рус. Заинск) ― тимер юл станциясе, Татарстанның Зәй шәһәрендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 126―127 км читтә, Сембер — Уфа сызыгының Бөгелмә – Круглое Поле (Яр Чаллы) – Әгерҗе тармагында урнашкан. 2010 елдан Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионы бүлекчәсенә (Сембер) карый. 1951 елда төзелә башлаган. 1956 елда (вакытлыча) файдалануга тапшырылган.

Зәй станциясе
рус. Заинск
Тимер юл бүлекчәсе: Куйбышев тимер юлының Идел-Кама регионы
Ачылу датасы: 1956
Платформалар саны: 11
Урнашу: Татарстан, Зәй шәһәре, Узловая ур.
Казанга кадәр ераклык: 287 км 
Бөгелмәгә кадәр ераклык: 126 км 
кадәр ераклык:  км 
Станция коды: 64810
«Экспресс-3»: коды 2024714

Тарих үзгәртү

Алтарих үзгәртү

Зәй тирәсендә беренче тапкыр тимер юл уздыру омтылышы Кама буеның атаклы икмәк сәүдәгәрләре Стахеевлар(рус.) исеме белән бәйле. 1914 елда «И. Стахеев һәм К°» иптәшлеге, «Кама-Норлат сәүдә иптәшлеге» һ. б. берничә фирма Россия империясе хөкүмәтенә Бөгелмәдән Чаллыга тимер юл сузу үтенече белән чыга. Кама буендагы бай икмәкле авыл булган Чаллыда бер сезон эчендә 8 млн пот (1 пот = 16 кг) икмәк сатып алынган. Стахеевларның Кама буенда икмәк сәүдәсе өлкәсендә монополиясе урнашудан шикләнгән җирле эшлекле һәм рәсми даирәләрдән хөкүмәт исеменә әлеге планга каршы булган протест хатлары китә. Нәтиҗәдә, Стахеевларның үтенече кире кагыла. 1917 елда Мәскәү — Казан тимер юлы Путилов – Стахеев – Батолин концернына кушылгач, Стахеевларга үз планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлек ачыла. Әмма 1917 елның октябрендә булган инкыйлаб тимер юл салу планын җимерә.[1]

Яңа тарих үзгәртү

 
Станция вокзалы
 
Зәй тимер юл станциясе

Тимер юл сузуның икенче уңышсыз омтылышы Бөек Ватан сугышы алдыннан була.

Сугыштан соң Бөгелмәдән тимер юл сузу тарихы Татарстан АССРның көньяк-көнчыгышында нефть һәм газ сәнәгате үсеше белән бәйле.

1951 елда тимер юл сузу эшләре башлана. Төзелешнең генераль подрядчигы — «Уфимтрансстрой». Тимер юл полотносын салуны «Уфимтрансстрой»ның 189 һәм 243нче санлы төзү-монтаж поездлары башкара.

1952 елда юл Писмән станциясенә (Лениногорск) килеп җитә.

1955 елда Дала Зәе елгасында (Иске Тәкмәк) күпер салу тоткарлана.

1956 елда тимер юлны вакытлыча файдалануга кертәләр.

Тимер юл вокзалының беренче бинасын Иске Зәй ягыннан төзергә уйлыйлар, соңыннан (тимер юлны үстерү өчен мөмкинлек булмау сәбәпле) бу фикердән кире кайталар[1].

1960 елда «Куйбышевгидрострой»ның СМУ-9 төзүчеләре тимер юл вокзалын хәзерге урынында төзиләр.

Тимер юл станциясенең беренче башлыгы Шкорбатов була. 1958―1978 елларда башлык ― А. И. Легоньких.

Бөгелмә – Круглое Поле (Яр Чаллы) тимер юлы тулысынча файдалануга 1960 елда тапшырыла.

1972 елда станциядә автомат идарә итү, 1975 елда диспетчер үзәкләштерү кертелә.

Станциянең 11 юлы була, ш. и. 3 юл — Кама Аланы атом электр станциясенә баручы поездлар өчен.

Бөгелмә — Круглое Поле тимер юлы буенча Түбән Кама территориаль-сәнәгать комплексы төзелешләре өчен миллионнарча тонна йөк ташыла.

1978 елда Кама елгасы буылып, плотина төзелгәч, Бөгелмә – Круглое Поле тимер юлы Әгерҗегә кадәр сузыла.

Бөгелмә – Әгерҗе тимер юлы буенча пассажир поездлары җибәрелә: Мәскәү — Яр Чаллы, Уфа — Казан, Круглое Поле — Бөгелмә, Яр Чаллы — Түбән Кама — Сембер.

Җәй айларында көньяк шәһәрләренә баручы рейслар өстәлә[2][3].

Бер тәүлек эчендә Зәй станциясе аша төрле йөк төялгән 48 пар (ягъни 48 бару һәм 48 кайту) поезд узган вакыт булган.

Станциядә башкарылучы операцияләр үзгәртү

  • Станциядә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 9 район өчен контейнер мәйданчыгы булдырылган.
  • Станцияләрнең ачык мәйданчыкларында саклауга рөхсәт ителә торган йөкләрне вагонлап озату һәм кабул итү.
  • Вагонга тутырылган яки ваклап төялгән йөкләрне кабул итү һәм бирү, бары тик керү юлларында һәм гомуми кулланылышта булмаган урыннарда гына.

Бөгелмә – Әгерҗе тимер юлының Зәй районындагы өлеше озынлыгы — 55 км[4].

Әдәбият үзгәртү

  • Заинск (железнодорожная станция). // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 66-67.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Заинск —железнодорожная станция на ветке Бугульма — Круглое Поле — Агрыз. komanda-k.ru(рус.)
  2. Расписание поездов: Заинск. tutu.ru
  3. Ближайшие поезда из Заинска в Казань
  4. Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: «Реноме», 1994, стр. 66-67