Яр Чаллы (станция)
Яр Чаллы тимер юл вокзалы — Яр Чаллы шәһәренең төп тимер юл станциясе.
Яр Чаллы станциясе | |
---|---|
ДЦС: | Куйбышев |
Ачылу датасы: | 1980[1] |
Платформалар саны: | 2 |
Юллар саны: | 5 |
Урнашу: | Сидоровка бистәсе, Муса Җәлил проспекты, 7. |
Акбаш станциясе кадәр ераклык: | 180,9 км |
Горький тимер юлы белән кисешкә кадәр ераклык: | 59,4 км |
АСУЖТ коды: | 648503 |
«Экспресс-3»: коды | 2024525 |
Урнашу
үзгәртүСтанция һәм тимер юл вокзалы шәһәрнең көньяк-көнбатыш азагында, Кама аша авто - һәм тимер юл аркылы чыгу урыны янында, түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Муса Җәлил проспекты, 7.
Тарих
үзгәртүВокзал төзелеше 1984 елда башлана.
Вокзал үз эшен 1990 елның 1 декабреннән башлый, тимер юл вокзалының кече залында билет кассалары эшли. Файдалануга 1994 елда тапшырыла.
Ерак араларга йөрү
үзгәртүЕл дәвамында поезд эше
үзгәртүПоезд номеры | Хәрәкәт маршруты | Поезд номеры | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
111 | Мәскәү — Түгәрәк Күл | 112 | Түгәрәк Күл — Мәскәү |
353 | Пермь — Адлер | 354 | Адлер — Пермь |
Сезонлы поезд эше
үзгәртүПоезд номеры | Хәрәкәт маршруты | Поезд номеры | Хәрәкәт маршруты |
---|---|---|---|
451 | Ижау — Адлер | 452 | Адлер — ИжауИжау |
Шәһәр яны поезд хәрәкәте
үзгәртүПоезд номеры | Хәрәкәт маршруты | Хәрәкәт көннәре | Поезд номеры | Хәрәкәт маршруты | Хәрәкәт көннәре |
---|---|---|---|---|---|
6749/6750 | Ижау — Түбән Кама | көн саен | 6753/6754 | Түбән Кама— Ижау | көн саен |
6675/6676 | Ижау — Түбән Кама | көн саен | 6677/6678 | Түбән Кама — Ижау | көн саен |
Характеристика
үзгәртүЯр Чаллы вокзалы башкарыла торган эш күләме буенча II класслы вокзалга керә.
Сыйдырышлыгы якынча 900 пассажир. Көтү залларында утырту урыннар саны — 120.
Бинаның факт кулланылышы буенча төзелеш мәйданы — 4990,1 м2. Гомуми мәйданы — 8540,7 кв. м.[2].
Вокзалның төп корпусы 3 өлештән тора[2]:
- Сул як өлеше — касса залыннан тора (автобус кассалары урнаштырылган);
- Үзәк өлеше — 4 җир өсте һәм 1 җир асты катыннан тора, 4 нче катта Яр Чаллы шәһәренең полиция бүлеге, икенче яртысында пассажирлар өчен ял итү бүлмәсе — хостел урнашкан;
- 3 нче өлеш — транзит пассажирлар өчен зал, буфет.
Көтү залында күмәк куллану таблолары һәм интернет аша алынган электрон билетларны чыгару өчен «билет бастыручы» терминал урнаштырылган.
Тимер юл вокзалы балансында җәяүлеләр кичүе белән тоташтырылган ике түбән пассажир платформасы урнашкан[2]:
- 1986 елда файдалануга тапшырылган 504 метр озынлыкта һәм 3018 м2 мәйданлы төп платформа;
- 2003 елда файдалануга тапшырылган 120 метр озынлыкта һәм 360 м2 мәйданлы төп платформа.
Станция буйлап ел әйләнәсе 2 пар ерак араларга йөрүче поезд йөри. Җәйге вакытта тагын бер пар поезд өстәлә.
Елына җибәрелгән пассажирлар саны — 364 мең кеше, шул исәптән ерак араларга йөрүче — 243 мең кеше, шәһәр яны элемтәсендә — 121 мең кеше.
1997 елда пассажирлар платформаларындагы иске фонарьлар сүтеп алынган һәм яктырту өчен яңалар урнаштырылган.
2007 елда ял итү бүлмәләренә һәм вокзалның полулюкс номерларына агымдагы ремонт ясала.
2007—2008 елларда 765 м2 мәйданлы түбәгә ремонт ясала.
2008 елда вокзал яңа-цифрлы видеокүзәтү системасы белән җиһазландырыла, барлыгы 54 камера урнаштырыла. Видеокамералардан сурәтләр вокзал башлыгы, вокзал башлыгының дежур ярдәмчесе һәм дежур Эчке эшләр идарәсе дисплейларына чыгарыла.
2015 елда беренче пассажирлар платформасына капиталь ремонт ясала, иске платформа тулысынча сүтелә һәм яңа төзелә.
Транспорт
үзгәртү2017 елның июненнән тимер юл вокзалы бинасында автостанция кассалары (берләшкән автостанция һәм тимер юл вокзалын) урнашкан, вокзал яны мәйданында шәһәрара / шәһәр яны рейслары автобуслары кую өчен мәйданчык, мәйдан уртасында — пассажирлар утырту өчен ябык перроннар һәм диспетчерлык автостанцияләре урнашкан.
Вокзал яны мәйданы буенча шәһәр маршрутлары автобуслары кую өчен мәйданчык, автостоянкалар урнашкан.
Проспект янында «Автостанция» (күп кенә маршрутлар өчен ахыргы пункт) җәмәгать транспорты тукталышы һәм трамвай линиясенең «Тимер юл вокзалы» соңгы тукталышы урнашкан.
Бу урында Муса Җәлил проспекты 16А-0003 «Яр Чаллы – Әлмәт» автомобиль юлының башы булып тора (Түбән Кама шәһәренә, аэропортка). Вокзал комплексыннан (шәһәр үзәгенә таба) 700 метр ераклыкта ул М7 «Идел» «Мәскәү – Казан – Уфа» (шәһәрнең бу өлешендә Казан проспекты исемен йөртә) автоюлы белән кисешә.
Фото
үзгәртү-
Вокзалның сул ягы
-
Тимер юл платформасына чыгу юлы
-
1 юл платформасы. Түгәрәк Күл станциясе ягына күренеш
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Железнодорожные станции СССР. Справочник. — М.: Транспорт, 1981
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Описание вокзала Набережных Челнов на сайте Куйбышевской региональной дирекции вокзалов. әлеге чыганактан 2012-04-26 архивланды. 2012-02-25 тикшерелгән.
Сылтамалар
үзгәртү- Вокзал Набережных Челнов на сайте http://dzvr.ru 2021 елның 5 февраль көнендә архивланган.